Югары Симет авылында Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Талипов Марсель Хәким улы истәлегенә багышланган ир-ат командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды
Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, шулай ук Марсель Хәким улының якын дуслары чараның мәртәбәле кунаклары булды. Турнирда 8 команда катнашты: «Симет», «Симет яшьләре», «Тимершык», «ОНИКС», «Барс», «Бигәнәй 1», «Саба» һәм «Бигәнәй 2».
Ярыш йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:1 урын - «Симет»командасы, 2 урын - «Барс» командасы; 3 урын - «Бигәнәй»командасы һәм 4 урын «Саба» командасы.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев