Саба гимназиясе укучылары газета чыгару эше белән танышты
Район яңалыклары

Саба гимназиясе укучылары газета чыгару эше белән танышты

Балаларның көзге каникуллары дәвам итә

Газетаның вебредакторы Илмира Галимуллина укучылар өчен (класс җитәкчеләре Алсу Әдһәм кызы Хәсәнова)  редакция буенча экскурсия үткәрде. Балалар эш кабинетларын карадылар, редактор, корреспондент, фотокорреспондент, корректор, верстальщик һөнәрләре белән таныштылар. Матбугат музеенда газетаның 96 еллык тарихында тупланган экспонатлар, газета чыгару эшенә бәйле истәлекләр, редакциядә эшләп чыккан журналистларның шәхси әйберләре дә укучылар өчен кызыклы булды. Газетаның чыга башлау тарихы белән мөхәррир Рөстәм Исмәгыйлов таныштырды.

 Журналистның эш өстәле, редакциягә озак еллар хезмәт иткән язу машинкасы, тасмалы диктофон, куыклы лампа, иске телефон аппараты, типография клишелары, фотоаппаратлар хәзерге заман балалары өчен аеруча кызыклы тоелды.

Балалар шулай ук верстка бүлмәсендә газетаның макетын ясау, компьютерда версткалау эшен дә кызыксынып күзәттеләр. Үзләре белән бергә газетаның бер полосасын да ясап карадык. Шулай итеп, "Саба таңнары"н чыгаруга күпме кеше хезмәте җәлеп ителгәнен, газета почта әрҗәләренә килеп эләккәнче күпме юл аша узганын белделәр. 

 


Нет комментариев