Саба районына тәгәрмәчле поликлиника килде
Район яңалыклары

Саба районына тәгәрмәчле поликлиника килде

«Сәламәт киләчәк» федераль партия проекты - гамәлдә

2-7 ноябрь көннәрендә Югары Симет авыл җирлегендә яшәүчеләр авылдан чыкмыйча гына тиз арада медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү, сәламәтлекләре белән бәйле проблемаларны хәл итү, табибларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге алалар. Бу көннәрдә җирлектә "МКДЦ"ның күчмә поликлиникасы эшли. Тәгәрмәчле поликлиникада мөрәҗәгать итүчеләрне 4 табиб — кардиолог, эндокринолог, кан тамырлары хирургы, окулист кабул итә.


Нет комментариев