Саба таңнары

1 декабрь 2014 яңалыклары

  • 1 декабрь 2014 - 10:33
    Бүген Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне
    Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52 нче урында тора. Бу - бөтен халыкның 1,1 проценты - вирус йөртүчеләр, дигән сүз. Чагыштыру өчен берничә сан: АКШ - 68 нче урында, халкының...
    613
    0
    0
  • 1 декабрь 2014 - 09:58
    Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең II Спартакиадасы тәмамланды: безнекеләр - өченче [+фото]
    Казан шәһәрендә Республиканың физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең II Спартакиадасы тәмамланды. Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча Саба районы спротчылары өченче урынны яулады.
    448
    0
    0
  • 1 декабрь 2014 - 07:42
    Айдар Галимов Дима Билан сыман сикерә башлаган [+фото]
    Казанда Филармония залында Айдар Галимов концертлары узды. Айдар элек тә биергә тырышкан кебегрәк итә иде. Бу юлы бөтенләй шаккатырды. Айдар Галимов бу юлы Казанда яңа элемент алып килгән. Дөрес, ул Дима Биланның 2006 елгы "Евровидение"дәге "фирменный" сикерүенә охшаган. Бу мизгелне һәвәскәр фотограф һәм профессиональ инстграмчы Ләйлә Дәүләтова төшереп алган. "Махсус...
    404
    0
    0
  • 1 декабрь 2014 - 07:23
    Өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелегендә район командасы 2нче урынга чыкты
    Ноябрьдә өстәл теннисы буенча 2000 елда һәм соңрак туган укучылар арасында уздырылган Татарстан беренчелегендә район командасы гомуми зачетта 2нче урынга чыкты. Егетләр командасына - 1нче, кызлар командасына 3нче урын бирелде. Саба балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Җамшед Хәсәнов һәм Наталья Бәйрәмова катнаш разрядта - 2нче, Җамшед Хәсәнов һәм Дмитрий Карамышев парлы...
    401
    0
    0
  • 1 декабрь 2014 - 06:24
    Казан-Шәмәрдән юлында машина юл читенә төшкән [+фото]
    28 ноябрь көнне 6 сәгать 55 минутта Казан-Шәмәрдән юлының 96нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте була. OPEL ASTRA машинасы шоферы Юлбат авылы ягыннан хәрәкәтләнгәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый һәм, уң якка борылганда идарәне югалтып, юл читенә төшеп китә. Зыян күргән 1986 елгы шоферны төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар....
    1635
    0
    0
  • 1 декабрь 2014 - 05:53
    Муниципаль хезмәткәрләрнең III Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча финал ярышлары үтте: сабалылар - беренче [+фото]
    28-29 ноябрь көннәрендә Саба районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең III Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча финал ярышлары үтте. Ике көн дәвамында Татарстанның 14 районыннан килгән 100 якын спортчы иң көчлеләрне ачыкладылар. Уен нәтиҗәләре буенча Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасимов, башкарма комитетның оештыру бүлеге һәм аппараты җитәкчесе Чулпан Хәбибуллина...
    25
    0
    0
  • 1 декабрь 2014 - 05:38
    Ноябрь аенда суд исерек килеш руль артына утырган 9 кешене транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте
    Район хөкем йортының җәмәгать судьясы коридорында суд карарын көтүчеләр бетеп тормый. Повестка белән килүчеләр дә, полиция хезмәткәрләре тарафыннан китерелгәннәре дә бар. Эшләрне 1 номерлы суд участогының җәмәгать судьясы Фарат Сәлахетдинов карый. Безне исә спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләр кызыксындырды. Аларга җәза чарасы бик кырыс хәзер. Исерек...
    873
    0
    0
Реклама