Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ноябрь аенда суд исерек килеш руль артына утырган 9 кешене транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте

Район хөкем йортының җәмәгать судьясы коридорында суд карарын көтүчеләр бетеп тормый. Повестка белән килүчеләр дә, полиция хезмәткәрләре тарафыннан китерелгәннәре дә бар. Эшләрне 1 номерлы суд участогының җәмәгать судьясы Фарат Сәлахетдинов карый. Безне исә спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләр кызыксындырды. Аларга җәза чарасы бик кырыс хәзер. Исерек...

Район хөкем йортының җәмәгать судьясы коридорында суд карарын көтүчеләр бетеп тормый. Повестка белән килүчеләр дә, полиция хезмәткәрләре тарафыннан китерелгәннәре дә бар. Эшләрне 1 номерлы суд участогының җәмәгать судьясы Фарат Сәлахетдинов карый. Безне исә спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләр кызыксындырды. Аларга җәза чарасы бик кырыс хәзер. Исерек йөртүче 1,5-2 елга правадан мәхрүм кала, шуның өстенә 30 мең сум штраф түли яисә 10-15 тәүлек утырып чыга. Ә 29 ноябрьдән, ягъни иртәгәдән автомобиль белән идарә итү таныклыгын алдыручыларны янә бер өстәмә мәшәкать көтә. Ягъни эчкән яки башка гаебе өчен правасын алдырган йөртүчегә өр-яңадан имтихан да тапшырырга туры киләчәк. Административ хокук бозулар турындагы кодекска әнә шундый үзгәреш кертелде. Моның өчен акча сорамаячаклар, әмма хастаханәдә вакыт уздырып йөреп, кабат медицина белешмәсе (монысы инде түләүле) алырга туры киләчәк һәм кайберәүләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү дә проб­лема тудырырга мөмкин. Никадәр мәшәкать. Тик нишлисең, шушы процедураларны узарга мәҗбүр булган йөртүче үзе гаепле. Эчмәскә кирәк иде. Җәмәгать судьясы бүлмәсенә чакырылучылар да нигездә гаепләрен таныйлар, шуңа күрә мәсьәлә тиз хәл ителә. Быел 27 октябрьдә Шәмәрдәндә тоткарланган В. да иртәнге сәгать алтынчы яртыларда тәртип сакчыларына юлыгырмын дип уйлап та карамаган. Алдагы кичтә бераз "төшергән" булуы харап иткән 1963 елгы ир-атны. Җәза шартларын авырайтучы сәбәбе дә бар: кабат административ хокук бозган. Хәзер менә, ни кызганыч, 30 мең сум штраф түли дә, ел ярым руль артына утырмый.

1992 елда Явлаштауда туган, 9 ноябрь төнендә сәгать 1дә Шекше авылында ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәре Илнур Насыйбуллин тарафыннан тоткарланган студент егет Ф.нең дә канында 0,47 промилле алкоголь табыла. Моны медицина тикшерү дә раслый. Беркетмәгә 200 грамм сыра эчүен яшермичә язган егет судта да үзен яклап бер сүз дә әйтмәде. Гаебен танып, 30 мең сум штрафны ничә көн эчендә түләргә туры киләчәге белән генә кызыксынды.

Шәмәрдәннән 7 ноябрьдә юл-патруль хезмәте инспекторы тарафыннан тоткарланган һәм шул көнне 18 яшен тутырган студент егетнең эшен кабат карауны исә җәмәгать судьясы декабрь аена билгеләде. Алкотестер аның җиңелчә исерек булуын күрсәткән. "Мин юл читендә туктаган автомобильнең руль артында утырып кына тора идем. Рульдәге абыемның дусты янына бер өйгә кереп киткән чагы иде. Мине ГАИ алып китте",- дип аңлатты егет. "Моңа шаһитларың бармы?" - дип сорады судья. Егет, хәйран уйланып торгач, бер кешенең исем-фамилиясен яздырды. Хәзер җәмәгать судьясы эшне әнә шул шаһит һәм ЮХИДИ инспекторы катнашында караячак.

Ноябрь аенда 1нче суд участогының җәмәгать судьясы исерек килеш руль артына утырган 9 кешене транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте. Моннан тыш аларның 7сенә - штраф түләттерү, 2сен 10-15 тәүлеккә сак астына алу турында карар чыгарды.

Киңәше шул: алкоголь эчемлекләр куллангансыз икән, рульгә утырмагыз, такси яллагыз, якын ара булса, җәяү атлагыз. Болай эшләсәгез, үзегезнең, башкаларның гомерен куркыныч астына куймаячаксыз, административ җаваплылыктан да котылачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев