"Берсе урманда өшеп үлде, икенчесе картлык көнендә телсез-авызсыз калды"
Һәр елны өлкәннәр көнендә картлар йортында тәрбияләнүчеләрне тәбрикләргә барабыз. Быел да күчтәнәчләребезне алып, җыр-биюләрне әзерләп килдек. Мөлаем гына йөзле, чигүле түбәтәй кигән бер бабай янәшәсенә килеп утырдым.
Ни хәлләрең бар бабакай, кайсы яклардан килдегез?, - дим.
Бабакай авыл исемен дә, монда кайчан килгәнен дә әйтте. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында авыл...