1 февраль 2015 яңалыклары
-
Иван Ургантның әнисе вафат булган
Бүген танылган шоумен Иван Ургантның әнисе - Россиянең атказанган артисткасы Валерия Киселева вафат булган. Якыннарының әйтүенә караганда, актрисаның хроник авырулары булмаган, әмма бу көннәрдә ул грипп белән авырган. Иртә белән кинәт кенә хәле авырайгач,туганнары ашыгыч ярдәм чакыртканнар, әмма актрисаның гомерен саклап кала алмаганнар. 7 февраль көнне аңа 64 яшь туласы...
-
Яшь кыз бәдрәфтә асылынган
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек кыз егете белән сүзгә килгәннән соң бауга менә Фаҗига узган төндә шәһәрнең 59 комплексында була. Егет сөйгәнен саунага чакырган була. Ниндидер сәбәп белән яшьләр арасында низаг чыга. Шуннан соң егет кызны төнге 3 яртыда бәдрәфтә асылынган хәлдә таба. Ул шунда ук ашыгыч ярдәм чакырта...
-
Һава торышы начарлана:кар, бозлы яңгыр явуы көтелә
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе куркыныч метеорологик күренешләр турындагы кисәтүле хәбәр таратты. Актив көньяк циклоны Россиянең Европа өлешенә керүе белән бәйле рәвештә, Татарстан территориясендә 2 һәм 3 февральдә һава шартлары начарлануы фаразлана. Кар, бозлы яңгыр явуы, буран һәм юлларда бозлавык булуы көтелә. Шулай...