Иван Ургантның әнисе вафат булган
Бүген танылган шоумен Иван Ургантның әнисе - Россиянең атказанган артисткасы Валерия Киселева вафат булган. Якыннарының әйтүенә караганда, актрисаның хроник авырулары булмаган, әмма бу көннәрдә ул грипп белән авырган. Иртә белән кинәт кенә хәле авырайгач,туганнары ашыгыч ярдәм чакыртканнар, әмма актрисаның гомерен саклап кала алмаганнар. 7 февраль көнне аңа 64 яшь туласы...
Бүген танылган шоумен Иван Ургантның әнисе - Россиянең атказанган артисткасы Валерия Киселева вафат булган. Якыннарының әйтүенә караганда, актрисаның хроник авырулары булмаган, әмма бу көннәрдә ул грипп белән авырган. Иртә белән кинәт кенә хәле авырайгач,туганнары ашыгыч ярдәм чакыртканнар, әмма актрисаның гомерен саклап кала алмаганнар. 7 февраль көнне аңа 64 яшь туласы булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев