25 февраль 2015 яңалыклары
-
Балагызны үскәч нинди һөнәр иясе булыр дип күз алдыгызга китерәсез? [+фото]
Француз фотографы Мало бу турыда күп уйлаган. Соңрак ул өч айлык кызы Джунны киләчәктә кем була алуын күз алдына китереп аны фотога төшерә. Һәм менә нәрсә килеп чыга:
-
"Сбербанк" түләү карталары белән буген кулланып булмаска мөмкин
Бүген 25 февраль көнне 22:00 сәгаттән сон "Сбербанк"та техник эшләр алып барылачак. Шуна күрә "Сбербанк" карталары тоткарлык белән эшләргә, яисә бөтенләй эшләмәскә мөмкин.
-
ОСАГО буенча иминият түләвен алу ансатлашты
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев мәҗбүри автогражданлык җаваплылыгы (ОСАГО) буенча иминият түләвенә кагылышлы карарны имзалады. Сүз сәламәтлеккә зыян килгән очраклар турында бара. Юл-транспорт һәлакәте вакытында сәламәтлегенә зыян килгәннәр иминият түләвен ОСАГО килешүе буенча хәзер җиңелрәк юл белән һәм тизрәк ала башлаячак. Андый гражданнарга барлык чыгымнарны исәпләү өчен дәвалану вакыты төгәлләнгәнне көтеп...
-
УАЗ "Хантер" узенең "хушлашу" машиналарын чыгара [+фото]
Әйтелгәнчә УАЗ бу елның ахырында "Хантер" моделле машиналарын җитештерүен туктата. "Хантер"лар 2003 елдан бирле чыгып килә, алар легендар УАЗ-469 базасында ясалган. Шушы машиналарны җитештерүдән төшергәнче УАЗ компаниясе хушлашу машиналары дип "Җинү сериясе" чыгарачак. Серия исеме быел Бөек Ватан сугышына 70 ел булу форсатыннан бирелгән.
-
Килдебәк урта мәктәбе укучысы Вәлиәхмәтова Алисә Республика олимпиадасының призеры
Килдебәк урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Вәлиәхмәтова Алисә рус теле фәненнән Республика олимпиадасының призеры булды. Алисәне һәм аның укытучысы Мөнирә Солтанбәковнаны чын күңелдән котлыйбыз, һәм киләчәктә уңышлар телибез!
-
Зур сәүдэ үзәкләре халык өчен иң мөһим товарларның бәяләрен тотрыклы саклый
Россиядәге зур сәүдә үзәкләре халык өчен иң кирәкле товарларның бәяләрен арттырмау турында сөйләштеләр.
-
Авыл мәктәпләренә — 57 миллион сум
Татарстанның авыл мәктәпләренә спорт залларын төзекләндерү өчен 2015 елда 57 миллион сум акча биреләчәк. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шундый карарга кул куйган. Әлеге акчаның 15 млн. сумы - республика бюджетыннан, ә 42 млн. сумы федераль үзәктән бүлеп бирелә. Интертат.ру
-
Машинага чана тагып шуганда Чаллы егете вафат була
22 февраль төнлә белән Зәй районы Иске Токмак авылына ял итәргә кайткан Чаллы егете, машинага тагылып чана шуганда, вафат була. Купертелгән чанадагы егет зур тизлек белән барганда кырыйда торган машинага килеп бәрелә һәм шунда ук җан бирә.
-
Татар эстрадасы йолдызларының чын исемнәрен беләсезме
Беләсегез килсә, күп кенә танылган кешеләр тәхәллүс (псевдоним) астына яшеренә. Иң кызыгы: кайберләренеке чын исем-фамилияләре белән бөтенләй дә аваздаш түгел. Иркә - Айгөл Миншакирова Асылъяр - Алсу Зәйнетдинова Чәчкә - Лилия Габделхакова Эльмира Сөләйманова - Эльмира Крапивина (иренең фамилиясе) Булат Бәйрәмов - Булат Җиһангәрәев ИлГәрәй - Илназ Гәрәев Әбри Хәбриев...
-
Һиндстан Россияне буйвол ите белән тәэмин итә башлый
Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте, Һиндстаннан Россиягә җибәрүгә билгеләнгән буйвол итенә эксперт бәясе бирү өчен, анда белгеч җибәрә. "Элек килешенгәнчә, Россиягә җибәрелә торган буйвол итенең Евразия икътисади берлеге һәм Россия Федерациясе ветеринария-санитария таләпләренә һәм нормаларына туры килүен контрольда тоту өчен, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте Һиндстан Республикасына үз экспертын җибәрә",...