Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һиндстан Россияне буйвол ите белән тәэмин итә башлый

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте, Һиндстаннан Россиягә җибәрүгә билгеләнгән буйвол итенә эксперт бәясе бирү өчен, анда белгеч җибәрә. "Элек килешенгәнчә, Россиягә җибәрелә торган буйвол итенең Евразия икътисади берлеге һәм Россия Федерациясе ветеринария-санитария таләпләренә һәм нормаларына туры килүен контрольда тоту өчен, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте Һиндстан Республикасына үз экспертын җибәрә",...

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте, Һиндстаннан Россиягә җибәрүгә билгеләнгән буйвол итенә эксперт бәясе бирү өчен, анда белгеч җибәрә.

"Элек килешенгәнчә, Россиягә җибәрелә торган буйвол итенең Евразия икътисади берлеге һәм Россия Федерациясе ветеринария-санитария таләпләренә һәм нормаларына туры килүен контрольда тоту өчен, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте Һиндстан Республикасына үз экспертын җибәрә", - диелгән ведомство сайтындагы хәбәрдә. Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте вәкиле визит кысаларында, Россиягә җибәреләчәк буйвол итен әзерләүне контрольда тотудан тыш, Россиягә продукцияләрен җибәрергә планлаштыручы Һиндстан предприятиеләренең чимал базасы белән дә танышачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев