20 март 2015 яңалыклары
-
Су асты хәрби хезмәт ветераннары Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә укучылар белән очраштылар
Кичә, 19 март- Дидгезчеләр һәм су асты хезмәткәрләре көне иде.Шул уңайдан Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә урнашкан Хәрби диңгез флоты музеена районыбызда туып-үскән, диңгезчеләре һәм су асты хезмәт ветераннары очрашуга килделәр.
-
“Дулкыннар”да сабалылар уңышлы чыгыш ясадылар [+фото]
11-13 март Казанда "Дулкыннар" фестивале узды.
-
Олы Арташ авылында гомер кичерүче Мәүҗидә Сәйфуллинаны тәбрикләделәр
Олы Арташ авылында яшәүче Мәүҗидә Сәйфуллинага 90 яшь тулды. Юбилярны котларга районның халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗәнов, район ветераннар советы рәисе Әнвәр Гафиятуллин котлады. Мәүҗидә Сәйфуллина балаларына, онык-оныкчыкларына, туганнарына гына түгел, авылдашларына да үрнәк булып гомер кичерә. Бүген 90 яшен тутырган әби,...
-
Кояш тотылуны карарга ашыгыгыз
Бүген, 20 март көнне Саба районы халкы уникаль күренеш- кояш тотылуны (затмение) күрә алачак. Бу көнне ай кояшны каплыйчак. Бу вакыйганы көндезге сәгать бердән алып өчкә кадәр карап була.
-
71 яшьлек Галиябану Фахруллинаны 6 елга ирегеннән мәһрүм иттеләр [+видео]
-
Казанда машина йөртүче хатын-кыз 8 машина бәрдергән
40 яшьлек хатын-кыз «Мицубиси Паджеро» автомобиле белән 8 машинаны бәрдерә. Ул каты тизлек белән хәрәкәт иткәндә туктап бетә алмый һәм юл кырыенда тора торган машиналарга килеп бәрелә. Машина йөртүче хатын-кыз тән җәрәхәтләре ала.
-
Казана бер гаиләдә унынчы бала туган
Идел буе районы ЗАГС идарәсе Леонид һәм Раиса Верниковскийлар гаиләсендә унынчы бала туу турында хәбәр итә. Бу гаиләдә 6 кыз һәм 3 ир бала бар инде. Нәни кызчыкка Надежда дип исем биргәннәр. Былтыр Казанда демографик рекорд куелган иде: 2014 елда 22949 бәби туды. Туйлар.ру
-
Илгәрәй икенче тапкыр әти булды [+фото]
Җырчы Илгәрәй гаиләсендә зур шатлык. Күптән түгел генә аларның икенче балалары дөньяга аваз салды. "Шушы арада гына "Үзкм тапкан бәхет" дип аталган альбомым чыкты. Шул "бәхет" артыннан хатыным да бәхет бүләк итте. 3 март көнне иртәнге 10 тулырга 5 минутта икенче тапкыр әти булдым. Кызыбыз туды. Авырлыгы 4440 кило, буе...
-
Бушлай юридик ярдәм
Бүген иртәнге 8дән 16 сәгатькә кадәр Россия юристлар ассоциациясе "Бердәм бушлай юридик хезмәт көне" үткәрә.
-
"Opel" һәм "Chevrolet" Россиядән китәләр
General Motors концерны экономик кризис булу сәбәпле Россияда урнашкан заводларының эшен туктата. Бу заводларны төзү 450 млн долларга төшкән булган.
-
ТР Дәүләт Советы депутатлары республика балалар бакчаларына тикшерү белән бара
Кичә Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм аның урынбасары Татьяна Воропаева Казанның Совет районында урнашкан 394 нче балалар бакчасында булдылар. Депутатларны балаларны тукландыру һәм санитария нормалары кызыксындырды. Тикшерү өчен 394 нче балалар бакчасы очраклы сайланмады. Социаль челтәрдә ата-аналар тарафыннан бу мәктәпкәчә учреждениедә...