Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Дәүләт Советы депутатлары республика балалар бакчаларына тикшерү белән бара

Кичә Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм аның урынбасары Татьяна Воропаева Казанның Совет районында урнашкан 394 нче балалар бакчасында булдылар. Депутатларны балаларны тукландыру һәм санитария нормалары кызыксындырды. Тикшерү өчен 394 нче балалар бакчасы очраклы сайланмады. Социаль челтәрдә ата-аналар тарафыннан бу мәктәпкәчә учреждениедә...

Кичә Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм аның урынбасары Татьяна Воропаева Казанның Совет районында урнашкан 394 нче балалар бакчасында булдылар. Депутатларны балаларны тукландыру һәм санитария нормалары кызыксындырды.
Тикшерү өчен 394 нче балалар бакчасы очраклы сайланмады. Социаль челтәрдә ата-аналар тарафыннан бу мәктәпкәчә учреждениедә тукландыру сыйфаты буенча тискәре бәяләмә калдырылган иде.
Бу балалар бакчасы 25 ел элек төзелгән, ул Азино микрорайонында барлыкка килгән беренче мәктәпкәчә учреждение.
Биредә башка мәктәпкәчә учреждениеләрдә кебек 4 тапкыр ашаталар, меню 10 эш көненә төзелә. Әмма депутатлар билгеләп узганча, тукландыруны оештыруда күп санлы җитешсезлекләр һәм хокук бозулар бар. Аерым алганда, төшке аш технологик картаны исәпкә алмыйча әзерләнә, продуктларны саклау буенча да җитешсезлекләр бар. Мисал өчен, йомыркалар бүлмә температурасында саклана. Балалар бакчасы мөдире Елизавета Гаврилова белдергәнчә, чөнки учреждениедә суыткыч ватылган. Ризыклар үрнәкләре маркировкаланмаган, көне күрсәтелмәгән.
Парламентарийларда складтагы яшелчәләр сыйфаты да канәгатьсезлек тудырды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре сүзләренә караганда, бәрәңге эчергән һәм күгәрек белән капланган, кишер дә начар хәлдә. "Сез мондый товарны кабул итәргә тиеш түгел, намуссыз тәэмин итүчеләрне кире борып җибәрергә һәм ашыгыч рәвештә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсенә мөрәҗәгать итәргә иде", - дип тәкъдим итте Татьяна Воропаева. Депутатлар үтенече буенча балалар бакчасына Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты вәкиле килде һәм бу вазгыятьне хәл итәргә вәгъдә итте.
Документлар буенча да төгәлсезлекләр бар иде. Хезмәткәрләрнең сәламәтлеге турындагы журнал тулысынча тутырылмаган.
Якын арада республика балалар бакчаларында тикшерүләр дәвам итәчәк. "Бердәм Россия" фракциясе вәкилләре үз округларында мәктәпкәчә учреждениеләрдә булачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев