Саба таңнары

30 март 2015 яңалыклары

  • 30 март 2015 - 12:25
    "Ак Барс" Новосибирскига сериянең өченче һәм дүртенче матчларына китте
    "Сибирь" белән "Ак Барс" командалары арасындагы матчлар 31 мартта һәм 2 апрельдә 16.30да башлана Бүген көндез "Ак Барс" Новосибирскига китте, ул анда "Сибирь" белән сериянең өченче һәм дүртенче матчларын үткәрәчәк. "Сибирь" белән "Ак Барс" командалары арасындагы матчлар 31 мартта һәм 2 апрельдә 16.30да (Мәскәү вакыты белән ) башлана. Очрашуга КХЛ...
    942
    0
    0
  • 30 март 2015 - 12:21
    Чаллыда ике хатынның ызгышуы икесен дә ирсез калдырган
    Чаллы шәһәренең 25 комплексындагы бер йортның баскыч мәйданчыгында күрше ике хатын талашырга тотынганнар. Аларны якларга ирләре дә чыккан. Нәтиҗәдә, бер ир икенчесенең күкрәгенә пычак белән кадаган. 29 яшьлек ир шунда ук, ашыгыч ярдәм килгәнче үк җан биргән. Шулай итеп, ызгыш үтерүгә барып җиткән. Нәтиҗәдә, хатыннарның икесе дә ирсез калган. Ирләрнең...
    745
    0
    0
  • 30 март 2015 - 12:07
    Саба районы көрәшчеләренә тиңнәр булмады [+фото]
    27-29 март көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ушма авылында мәктәп укучыларының республикакүләм Спартакиадасы кысаларында татарча көрәш ярышы үтте. Әлеге бәйгедә 13 командадан 115 көрәшче бил алышты.
    991
    0
    0
  • 30 март 2015 - 08:15
    Казанда пенсионер әби героин сатып көн күргән
    59 яшьлек әби үзенең 39 яшьлек ярдәмчесе белән наркотиклар сата торган булганнар. Карчык йортсыз-җирсез кеше сыман шәһәр урамнарында героин сатып йөргән. Бу әбинең беренче тапкыр гына наркотиклар белән эш итүе түгел. 2003 елда наркотиклар сатып ятканга аны төрмәгә утырткан булалар инде.
    743
    0
    0
  • 30 март 2015 - 08:06
    Эшмәкәрләр белән очрашу [фотрепортаж]
    Үзебездә үскәнен читтән алмыйк. Россиядә табигый-климатик шартлар, экзотик төрләрен исәпләмәгәндә, үзебезнең халыкны яшелчә-җимеш белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Әмма ни сәбәпледер чит илдән кертелгәненә өстенлек бирәбез.
    1011
    0
    0
  • 30 март 2015 - 07:58
    Татарстанлылар кабат ТНТ каналында
    «Холостяк» шоу тапшыруында Татарстаннан ике кыз да катнашуларын дәвам итә. Дарья Канануха белән Анна Устюжанина ТНТ телевизион проектының чираттагы раундына үттеләр. Анна Устюжанина Тимур Батрутдинов белән очрашуга да барды инде. Дарья Кананухага бу бәхет тәтеми калды. Шулай да ике кыз да Тимурдан розалар алдылар. Димәк, алар популяр шоуда катнашуларын дәвам...
    487
    0
    0
  • 30 март 2015 - 06:53
    Байлар Сабасында гомер кичерүче Миңнехода Гасимовага- 90 яшь [фоторепортаж]
    Районыбызда 90 яшьтән узганнарны хөрмәтләү чаралары дәвам итә. Районыбыз җитәкчеләре Сабада яшәүче Миңнехода Гасимованы тәбрикләделәр.
    1065
    0
    0
  • 30 март 2015 - 06:42
    Кризис булуга карамастан Татарстанда миллионерлар саны арткан
    30 апрельгә кадәр ел буена кергән керемнәр буенча салым декларацияләре тапшырырга кирәк. Шунлыктан Татарстанда миллионнар эшләгән байлар керемнәрен барлый башлады. Алабуга районында гына да 9 миллионер барлыгы ачыкланган. Узган ел алар саны нибары 7 генә булган. Бер миллионерның еллык кереме 10 миллионнан артып киткән. Алабуга - байлар саны буенча Татарстанда...
    420
    0
    0
  • 30 март 2015 - 06:32
    Леонардо Ди Каприо иң күп түләнүчән актер
    Голливудтагы иң күп түләнүчән актерлар исемлегенең беренче баскычында Леонардо Ди Каприо тора. Ул "Волк с Уолл-Стрит" киносында уйнаган өчен 25 млн. $ акча алган. Астагы баскычларда Роберт Дауни-младший, Сандра Баллок, Анджелина Джоли, Дензел Вашингтон һәм Мэтт Дэймон торалар. Аларның гонорарлары 20 млн. $.
    643
    0
    0
  • 30 март 2015 - 06:09
    Шешәдәшенә пычак белән кадаган
    Дусты белән шактый гына эчеп утыргач, шешәдәшләр талашып китә. Берсе икенчесенең эченә пычак белән кадый һәм башына утыргыч белән суга. 37 яшьлек ир пычак яралары алгач, шешәдәшләреннән качарга уйлый. Әмма дуслары аны подъездда тотып ала һәм башына утыргыч белән суга башлый. Бәхеткә, әлеге гауганы күршеләре ишетеп ала һәм полиция хезмәткәрләрен...
    673
    0
    0
  • 30 март 2015 - 05:04
    Татарстанда исерек килеш машина йөртүче гаиләгә кайгы китерә
    28 март көнне сәгать 19:20 минутта Казан-Оренбург трассасында юл-транспорт һәлакәте була - ике машина бәрелешә. Исерек хәлдә булган "Шевроле Эпика" машинасы йөртүчесе каршы як юл буена чыгып "ВАЗ-2107" машинасына килеп бәрелә. "ВАЗ-2107" машинасында баручы 3 яшьлек бала шунда ук вафат була. 25 яшьлек баланың әтисе һәм 30 яшьлек әнисе төрле...
    663
    0
    0
  • 30 март 2015 - 05:00
    Гадел имтихан ни күрсәтер
    Россиядәге чыгарылыш сыйныф укучылары инде быел икенче тапкыр БДИны кырыс шартларда бирергә әзерләнәләр. Күчерүсез имтихан бирү тәҗрибәсе үткән ел мәктәпләрнең 35 процентында сыналып каралды: имтихан реаль вакыт режимында видеокүзәтү астына алынды.
    715
    0
    0
Реклама