Саба таңнары

13 апрель 2015 яңалыклары

  • 13 апрель 2015 - 10:47
    65 яшьлек күп балалы хатын-кыз тагын балага узган
    Германиядә яшәүче 65 яшьлек укытучы Аннегрет Рауниг тагын балага узган. Немканың хәзерге вакытта13 баласы һәм 7 оныгы бар. Аннегрет Раунигның иң олы баласына 44, ә иң яшенә 9 яшь.
    363
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 10:12
    Башны күчереп утырту операциясен хуплыйсызмы [сораштыру]
    Россия программисты Валерий Спиридоновны катлаулы операция көтә. Аның башын икенче тәнгә күчереп утыртмакчылар. Операция 2017 елга планлаштырылган, аны Италия табибы Серджио Канаверо ясаячак. Табиб әйтүенчә, барысы да яхшы булса, Валерий Спиридонов бер елдан соң хәрәкәтләнә башлаячак, үз тавышы белән сөйләшә, битен дә тоя алачак. Пациент үзе булырга мөмкин күңелсезлекләр турында...
    439
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 10:02
    Казанда тагын бер базарны яптылар
    Бүген суд приставлары Казанның "Даурия" базары ишекләренә "йозак" элде. Сәүдә комплексы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең бозылу һәм тиешле шартлар үтәлмәү аркасында ябылды. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән тикшерүләрдән соң, "Даурия" хосусый милекчеләренә кимчелекләрне бетерү бурычы йөкләнелде. Интертат.ру
    407
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 10:00
    28 яшьлек егетнең мәетен күпер астыннан тапканнар
    Кеше йөри алмастай күпер астында ир мәетенә тап булалар. Хәзер тикшерү эшләре бара. Чаллыда табылган ир Бөгелмәдә узган елның 2 ноябрендә югалган Евгений Головков булырга тиеш дип саный полиция хезмәткәрләре. Мәетне моргка илткәннәр. Хәзер аны таныр өчен туганнарын чакыртканнар. Әлмәт таңнары
    357
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 07:45
    Пенсионер базардан 15 меңлек товар урлаган
    64 яшьлек хатын базарга көндез килә. Бу вакытта ул анда кеше күп булыр дип уйлый. Тиз генә сапоги, оекбашлар, чалбарлар, яулыклар урлый. Әмма сатучылар аны күреп, полиция хезмәткәрләрен чакырта. Бу хәл Яшел Үзәндә урнашкан "Тура" базарында була.
    429
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 07:18
    Өч яшьлек бала бер яшьлек баланы атып үтергән
    Сабыйны шифаханәгә тиз алып килүгә дә карамастан, аның гомерен саклап калу мөмкин булмаган. Америкада яшәүче 3 яшьлек бала бер яшьлек малайга пистолеттан аткан, дип хәбәр итә ТACС. Әлеге вакыйга вакытында йортта тагын берничә бала һәм бер зур кеше дә булган. Әлмәт таңнары
    459
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 06:52
    Хакасиядәге янгында 15 кеше үлгән [+фото]
    Хакасыиядә якшәмбе көнне таралган янгынны, ниһаять, сүндерделәр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәнге сәгатьләргә шундый оператив мәгълүмат бирде. Оператив һәм оешкан төстә эш алып бару нәтиҗәсендә янгын таралу куркыныч зур булган 350 мең кеше яшәгән 60 меңләп йортны саклап калып булды, диелә министрлык биргән хәбәрдә. Шулай да янгын берничә дистә...
    397
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 06:47
    "КАМАЗ" предприятиясе эшчәнлеген киңәйтә
    "КАМАЗ" ачык акционерлык җәмгыяте Вьетнамда автомобильләр җыю буенча куәтен арттыру мөмкинлеген карый. Бу хакта "Шәһри Чаллы"басмасы хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте делегациясенең Вьетнамга эш сәфәре кысаларында, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәт башлыгы Нгуен Тан Зунг белән сөйләшүләр алып барды. Яклар 17 инвестицион проект турында килеште, шул исәптән, Вьетнамда Россия...
    494
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 06:41
    Бүген «Ак Барс» белән СКА Гагарин кубогы финал сериясенең икенче матчында очраша
    Бүген "Ак Барс" һәм Питерның СКА командалары төньяк башкалада Гагарин кубогы финал сериясенең икенче матчын үткәрә. Дүрт җиңүгә кадәр сериянең беренче очрашуында казанлылар үз бозларында 2:4 исәбенә оттырды. Сериянең икенче матчына Йерабек-Оленин-Ренннан торган арбитрлар бригадасы билгеләнгән. "Ак Барс" үз тарихында алтынчы тапкыр Россия/КХЛ чемпионатларының финалына чыкты. Элегрәк Санкт-Петербург командасының алай...
    402
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 06:35
    16 апрель көнне Россия президенты Владимир Путин белән туры элемтә булачак
    16 апрель көнне Россия президенты Владимир Путин белән туры элемтә булачак. Бу чара ел саен оештырыла. Бу пәнҗешәмбе көнне булачак туры эфирны үзәк каналлардан бик каты рекламалыйлар.
    364
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 06:28
    Гөлназ Рәхматуллина нинди китап укый
    - Китап укырга яратам мин. Әле яңарак кына Мәдинә Маликованың «Югалган якутлар» китабын укып чыктым. «Югалган якутлар» повесте - жанры буенча детектив, көтелмәгән чишелеш, мәхәббәт тарихы... - шуңа бик тиз укыла. Шушы җыентыктагы «Чәчкә балы» да бик кызыклы, гыйбрәтле әсәр. Нәбирә Гыйматдинованың «Үзем генә беләм» дигән китабы да бик ошады....
    410
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 06:22
    Чит ил машинасы сатып алуга өметләнгән егет 150 000 сумыннан колак каккан
    34 яшьлек зыян күрүче арзан бәягә машина сатылу турындагы игъланны Интернет челтәрендә таба. Сатучы кеше машинаның арзанлыгын тиз арада дәвалану өчен акча кирәк булуы белән аңлата. Ул тиешле сумманы үзенең исәп-хисап счетына күчерүен сорый, икенче көнне очрашып, рәсмиләштерергә вәгъдә бирә. Әмма иртән сатучы очрашуга килә алмавын хәбәр итә һәм калган...
    334
    0
    0
  • 13 апрель 2015 - 06:17
    Су карап, акча эшләдем
    Артем ПИСКУНОВ, Тинчурин театры артисты: - Мин 5нчеме, 6нчымы класста укыганда, безнең Мөслим районы, Яңа Усы авылына геологлар килде. Елга суының артамы, әллә кимиме икәнлеген күрсәтә торган җайланма куйды болар. Мин бер ел буе шул җайланманы карап, суның күләмен тикшереп тордым. Көн саен иртә һәм кич! Белмим, беренче хезмәт хакым...
    377
    0
    0
Реклама