Саба таңнары

16 апрель 2015 яңалыклары

  • 16 апрель 2015 - 13:02
    Путинга күпме кеше сорау әзерләгән
    Мәгълүм булганча, бүген, 16 апрельдә, көндезге сәгать 12 дә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән халык арасында турыдан-туры линия оештырыла. Анда кергән сораулар ике миллионнан артып китте, дип хәбәр итә «Россия-24» телеканалы. Иртәнге сәгать 8 гә алар 2,2 млн нан артык булган. Сорауларны 9 апрельдән үк бирә башладылар.
    417
    0
    0
  • 16 апрель 2015 - 12:55
    Татарстан авыл хуҗалыгына 40 миллион сумнан артык акча
    РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанга ит терлекчелеген үстерүгә 40 миллион сумнан артык акча бирә. РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев министрлык тарафыннан әзерләнгән тиешле документы имзалады, дип хәбәр ителгән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында. Шул рәвешле, ит терлекчелеге өлкәсенә федераль бюджеттан ярдәм күрсәтү ниятләнә. 2015 елда әлеге юнәлешне...
    375
    0
    0
  • 16 апрель 2015 - 12:39
    Путин: "Россия территориясендә сугыш булмаячак"
    Россия территориясендә сугыш булмаячак, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин турыдан-туры элемтә барышында Ростов өлкәсе Гуково шәһәрендә яшәүче ханымның соравына җавап итеп. "Без чик буенда урнашкан Гуково шәһәрендә яшибез, балаларыбыз өчен куркабыз. Сугыш хәрәкәтләре вакытында алар бик якында иделәр, шуңа без һәрвакыт китәргә әзер булып тордык. Әллә сугыш чынлап та...
    363
    0
    0
  • 16 апрель 2015 - 12:30
    Ретро-концерт рухландырды [фоторепортаж]
    Татарстан Республикасы каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл һәм хезмәт ветераннарына истәлекле бүләк әзерләгән.
    455
    0
    0
  • 16 апрель 2015 - 05:34
    Алсу һәм Азат Фазлыевларның яңа клибы табадан төште [+видео]
    Шушы көннәрдә иҗади гаилә - Алсу һәм Азат Фазлыевларның "Күгәрченем-гөлкәем" җырына төшерелгән клибы тамашачыларга тәкъдим ителде. Аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
    464
    0
    0
  • 16 апрель 2015 - 05:14
    Соңгы 3 айда Татарстанда хәбәрсез югалганнар турында 791 мөрәҗәгать кабул ителгән
    Агымдагы елның 3 аенда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләренә хәбәрсез югалганнар турында 791 гариза кабул ителгән. 732 кешенең кайдалыгы 10 көн эчендә ачыкланган. Бу хакта бүген ТР буенча ЭЭМда уздырылган матбугат конференциясендә әлеге министрлыкның җинаятчеләрне эзләү идарәсе эчке эшләр органнарының кешеләрне эзләү буенча эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы урынбасары, полиция...
    390
    0
    0
  • 16 апрель 2015 - 05:11
    Яңа туган баласын чиләктәге суга батырган
    Вакыйга бала тудырган ханым үзен начар хис итеп, табибларга мөрәҗәгать иткәч кенә ачыклана. Ул авырлы булуын якыннарына сиздертмәгән, табибларга да күренмәгән. Тулгак тота башлагач, әлеге ханым үзлегеннән мунчада бала таба. Соңрак билгеле булганча, сабый сау-сәламәт, җитлегеп туган була. Ә ана кеше үз баласын үтерү теләге белән аны сулы чиләккә салып...
    453
    0
    0
  • 16 апрель 2015 - 04:58
    "Ак Барс" өмет бүләк итте
    Санкт-Петербургта Гагарин кубогы өчен көрәшнең өченче финал матчы төгәлләнде. Мавыктыргыч уенда Казанның "Ак Барс" хоккейчылары җиңү яулады.
    446
    0
    0
  • 16 апрель 2015 - 04:55
    Хатыннар ирләрен суя башлаган
    Чираттагы фаҗига 14 апрельдә була. Исерек иренә чыдарга теләмәгән 27 яшьлек хатын кулына пычак ала. Хәл Питрәч районында була. Катлы-катлы кисәтүләргә карамастан, 30 яшьлек ир һаман спиртлы эчемлекләр куллануын дәвам итә. Шунлыктан түземлеге чамалы хатын полиция хезмәткәрләренә иренә пычак белән кадарга мәҗбүр булуын хәбәр итә. Бәхеткә, ир исән кала.
    412
    0
    0
Реклама