Саба таңнары

"Ак Барс" өмет бүләк итте

Санкт-Петербургта Гагарин кубогы өчен көрәшнең өченче финал матчы төгәлләнде. Мавыктыргыч уенда Казанның "Ак Барс" хоккейчылары җиңү яулады.

Реклама


Казанлылар Тони Мортенссон керткән алкадан соң өченче периодта чын мәгънәсендә могҗиза тудыра алды - исәпне тигезләп кенә калмады, Евгений Медведев һәм Александр Свитов керткән алка ярдәмендә җиңү дә яулады.

Гагарин кубогы. Финал Өченче матч.

СКА (Санкт-Петербург) - "Ак Барс" (Казан) - 1:2 (1:0; 0:0; 0:2). Голлар: 1:0 Мортенссон (Чудинов, 14:07), 1:1 Медведев (Меллер, 46:44), 1:2 Свитов (55:55).

Капкачылар: Коскинен - Нильссон.

Интертат.ру

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: