18 апрель көнне "Нарат" боз сараенда районыбыз авыллары арасында агрокөллият кубогына хоккей турниры булып узды. Ярышта "Юлбат", "Агрокөллият", "Вымпел" командалары - "А" төркемендә, "Ветеран", "Арташ", "Нарат" командалары "В" төркемендә көч сынаштылар. "Агрокөллият" үз төркемендә "Юлбат", "Вымпел", финалда "Нарат" командаларын җиңеп, Кубокны лаеклы рәвештә үз кулына алды. Уеннар киеренке барса да,...