Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Агрокөллият” командасы- беренче

18 апрель көнне "Нарат" боз сараенда районыбыз авыллары арасында агрокөллият кубогына хоккей турниры булып узды. Ярышта "Юлбат", "Агрокөллият", "Вымпел" командалары - "А" төркемендә, "Ветеран", "Арташ", "Нарат" командалары "В" төркемендә көч сынаштылар. "Агрокөллият" үз төркемендә "Юлбат", "Вымпел", финалда "Нарат" командаларын җиңеп, Кубокны лаеклы рәвештә үз кулына алды. Уеннар киеренке барса да,...

18 апрель көнне "Нарат" боз сараенда районыбыз авыллары арасында агрокөллият кубогына хоккей турниры булып узды. Ярышта "Юлбат", "Агрокөллият", "Вымпел" командалары - "А" төркемендә, "Ветеран", "Арташ", "Нарат" командалары "В" төркемендә көч сынаштылар. "Агрокөллият" үз төркемендә "Юлбат", "Вымпел", финалда "Нарат" командаларын җиңеп, Кубокны лаеклы рәвештә үз кулына алды. Уеннар киеренке барса да, көллият егетләре сынатмады. Директор Закирҗан Бикмөхәммәтов та кызган уеннан читтә калмады, көндәшләр капкасына 3 алка кертте, гомумән, команда бердәм уен күрсәтте. Барлык көндәшләрне җиңеп, үз абруйларын саклаган "Агрокөллият" командасының нигезендә директорыбызның зур хезмәте һәм тырышлыгы ята. Инде 9 ел беренчеләр баскычына күтәрелеп матур уен күрсәткән көллиятебез егетләренә алда да зур җиңүләр теләп калабыз.
Миннәхмәт Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев