11 июнь 2015 яңалыклары
-
11 июнь 2015 - 10:0720 меңне алырга гаризалар тапшыраларБыел ана капиталының 20 меңен гаилә үзенә кирәкле теләсә нинди максатларда файдалана ала, дип карар чыгарылган иде. Әлеге проект кризиска каршы чаралар кысаларында гамәлгә керде. Татарстанның 13 мең кешесе ана капиталының бер тапкыр бирелә торган өлешен алу өчен гариза тапшырган. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегендә әйтүләренчә, барлык гаризалар буенча түләү...
-
11 июнь 2015 - 10:05Күп балалы гаиләләргә 23 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгәнТатарстанда, шул исшптән Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, яшәүче күп балалы гаиләләргә 23 422 җир кишәрлеге бирелгән. Бу хакта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә. Әлеге идарә тармагы җиткерүенчә, 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бүлеп бирү эше әле дә дәвам итә. Интертат.ру
-
11 июнь 2015 - 10:03Казан халкы күпме хезмәт хакы алаКазанның эре һәм урта предприятие һәм оешма эшчеләренең айлык уртача хезмәт хакы 2015 елның гыйнвар-апрель айларында 32062 сумны тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч 2014 елның шушы дүрт ае белән чагыштырганда 6,1 %ка үскән. Казан шәһәренең Дәүләт статистикасы бүлеге хәбәр иткәнчә, казанлыларның 2015 елның гыйнвар-апрель айлары өчен алган реаль хезмәт хакы (кулланучылар...
-
11 июнь 2015 - 09:58Сулыкларда 14 кеше батып үлгәнҖәй җылы көннәре белән артык иркәләмәсә дә, су коену өчен эссе көннәр әлегә әллә ни булмаса да, Татарстанда коену сезоны ачылганнан бирле 14 кеше батып үлгән. Аларның дүртесе суга исерек килеш кергән. Батучылар арасында ике бала да бар. Чаллыдагы комлыкта 14 яшьлек бала шаһитлар күз алдында су төбенә китә. Ә...
-
11 июнь 2015 - 09:5613 сентябрьдә Татарстан президентын сайлаячакбызТатарстан Президентын сайлау 2015 елның 13 сентябрендә уздырылачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының 8 нче утырышында рәсми рәвештә игълан ителде. Шулай ук, бу көнне җирле үзидарәләргә депутатлар да сайланачак. Аларның саны 8 меңнән артык. Шәһри Казан
-
11 июнь 2015 - 09:54«Диннәр тарихы» китабы «табадан» төштеКазанда Марат Сәлаховның «Диннәр тарихы» («История религий») уку ярдәмлеге дөнья күрде. Китап диннәрне өйрәнү фәне материалларына таянып төзелгән. Ярдәмлектә динилекнең архаик формалары, ыруг культлары яралудан башлап, борынгы дини цивилизацияләр, милли һәм дөнья диннәре барлыкка килүгә кадәрге диннәр үсеше тарихы сурәтләнә. Дәреслек күбрәк урта һәм югары уку йортында белем алучылар өчен...
-
11 июнь 2015 - 09:50Бүген Казанда «Шәһәркүләм донор көне»Бүген Казанда «Шәһәркүләм донор көне» уза. Чараны «Мин - Татарстан доноры» проекты кысаларында Дөньякүләм кан доноры көне уңаеннан оештыралар. Чара 9:00-13:00 сәгатьләрдә шәһәрнең М.Гафури урамы 46 нчы йорт адресы буенча үтәчәк. Беренче тапкыр кан тапшыручыларга донор картасы тапшырыла. Карталары булганнар донорлык дәрәҗәләрен арттырачак һәм сувенир продукциясен, шулай ук Татарстан Кан...
-
11 июнь 2015 - 09:46Иртәгә – Россия көнеУл һәр елның 12 июнендә үткәрелә торган рәсми дәүләт бәйрәме