Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иртәгә – Россия көне

Ул һәр елның 12 июнендә үткәрелә торган рәсми дәүләт бәйрәме

Бу көн 1994 елны Россиянең беренче президенты Борис Ельцин тарафыннан тәкъдим ителә. Баштарак бу бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, соңрак - 2002 елны аның исемен гадиләштереп Россия көненә үзгәртәләр. Әлеге бәйрәм уңаеннан, иртәгә - 12 июнь көнне Казанда Горький паркында патриотик рухта зур бәйрәм узачак.
"Трудовые резервы" стадионында сәгать 10.00дә Казанның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре укучылары чыгыш ясаячак. Шулай ук ГТО тапшыру мөмкинлеге дә тудырылачак. Һәркем үзенең физик мөмкинлекләрен сынап карый алачак.
Шахмат клубында шахмат турниры оештырыла. Стадионда мини-футбол, баскетбол турниры, балалар өчен велосипедларда ярышлар үтәчәк.
Кече футбол кырында "Бердәм Россия" партиясе кубогына футбол матчы узачак.
Яшел кырда иҗат төркемнәре концерты булачак. Шулай ук Казанның иң тәҗрибәле тренерлары җитәкчелегендә фитнес белән шөгыльләнергә, "Яшә, кеше!" флешмобында катнашырга мөмкин. Кунакларны төрле ярышлар, кызыклы бәйгеләр көтә.
Үзәк аллеяда исә казанлыларны "Чиста булачак!" акциясен оештырган экология хәрәкәте катнашучылары каршы алачак. Фонтаннар янында "Казанның парклары һәм скверлары" дип исемләнгән фотокүргәзмә оешачак. Шигырь сөйләүчеләр өчен аерым мәйдан да эшләр дип көтелә. Бәйрәм кысаларында кунакларга "Ак чәчәкләр" романы хакында сөйләячәкләр. Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров әлеге романнан өзек тә укыр дип көтелә. Бәйрәмдә газета, журналларга да язылырга мөмкин булачак.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев