Саба таңнары

21 август 2015 яңалыклары

  • 21 август 2015 - 15:40
    Корбан нисабы билгеле булды
    Фәһим хәзрәт шулай ук август башында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә узган Казыйлар һәм Голәмәләр шурасының җыелышы нәтиҗәләре хакында да сәйләде. Анда мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашкан. Сүз, башлыча, Корбан бәйрәменә әзерлек турында барган. Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә...
    422
    0
    0
  • 21 август 2015 - 15:35
    Буадагы хатынның бавырына пычак белән кадаганнар
    Кичке 10 сәгатьләрдә район үзәк дәваханәсенә пычак кадалган 26 яшьлек хатын-кызны китерделәр. Пычак аның бавырын тишкән. Яралы хатын-кыз Татар Биморзасы авылындагы берничә тапкыр хөкем ителгән, күп мәртәбәләр административ җаваплылыкка тартылган 47 яшьлек ир-ат өендә булган. Вакыйга булган урында полицейскийлар тикшерү үткәрәләр. Буада яшәүче хатын исә беркайда да эшләмәгән, берничә тапкыр...
    1035
    0
    0
  • 21 август 2015 - 15:30
    Казанда 16 яшьлек кыз кияүгә чыккан
    13 августтан 19 августка кадәрге атнада шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 503 сабый (237 ир бала һәм 268 кыз бала) тууы теркәлгән. Иң яшь анага - 17, иң олы яшьтәгесенә - 43. Әти-әниләр балаларына Асель, Эмиль, Тимофей, Марсель, Сәмирә, Диана, Антон, Әмир, Алисә исемнәрен яратып кушкан. Нәни казанлыларга бу атнада кушылган иң...
    1086
    0
    0
  • 21 август 2015 - 15:25
    Татарстанның 6 мәктәбендә кытай телен укыта башлаячаклар
    Татарстанның 6 мәктәбендә кытай телен укыта башлаячаклар. Бу хакта бүген Бөгелмә каласында фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Әлегә бу тел эксперемент буларак укытылачак. Кытай телен Саба районының сәләтле балаларына белем бирү, Бөгелмәнең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернаты, Казан шәһәре...
    999
    0
    0
  • 21 август 2015 - 15:20
    Анасы эчеп утырганда шәһәр буйлап кечкенә сабый берүзе йөргән
    Яшь ярымлык малайның урам буйлап йөрүе бер сәгатькә сузыла. Бу вакыйга Түбән Камада була. Малайны урамдагы бер кеше табып ала. Полиция хезмәткәрләре аны балигъ булмаганнар бүлегенә алып килә. Ана кеше исә бер тәүлек узгач кына табыла. Полиция хезмәткәрләренә бу вакыйганы ана кеше болайрак аңлата. Дуслары белән урамда эчеп утырган арада...
    687
    0
    0
  • 21 август 2015 - 15:14
    Ялларга сабалыларны нинди һава торышы көтә
    Иртәгә, ягъни 22 август көнне безне җылы, аязучан болытлы көн көтә. Температура көндез +22 градус җылы булачак. Төнлә + 14 градус җылы булыр дип көтелә.
    1075
    0
    0
  • 21 август 2015 - 15:11
    Гомереңне исламча иминиятләштер
    Татарстанның Икътисад министрлыгында ислам иминиятен үстерү стратегиясе турында сөйләштеләр. Иминият компаниясе вәкилләре анда «Хәләл-Инвест» дип аталган тормышны исламча иминиятләштерү продуктын тәкъдим итте. Анда акчаларны шәригать нормаларына туры китереп кертү карала. Шәһри Казан
    452
    0
    0
  • 21 август 2015 - 15:07
    Электрон тәмәкене тыярга мөмкиннәр
    Федерация Советының социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Валерий Рязанский шундый тәкъдим белән чыккан. Аның сүзләренчә, әлеге төр тәмәке яшьләрне сигаретка бәйлелеккә китерәчәк. Бу мәсьәләгә кагылышлы закон проекты көзгә әзер булачак, дип ышандыра Рязанский. Шәһри Казан
    472
    0
    0
  • 21 август 2015 - 15:03
    Әлмәт районында балалар гомерен өзгән һәлакәт турында яңа хәбәр
    Кичә, 20 августта, "Әлмәт-Лениногорск" - "Әлмәт-Чупай" автомобиль юлы чатында булган һәлакәт турында хәбәр иткән идек. Иртән килеп чыккан һәлакәт аркасында 15 яшьлек кыз һәм 10 яшьтәге баланың гомере өзелде. Һәлакәткә юлыккан "Лада Калина" кешеләренең Лениногорскидан Әлмәткә барышлары булган. Сәфәрләренең максаты - балаларына яңа уку елы алдыннан мәктәпкә әйберләр алу булган....
    365
    0
    0
  • 21 август 2015 - 14:40
    Бу атнада Байлар Сабасында булган юл-транспорт һәлакәтләре [+фото]
    Бу атнада Саба районында бәхеткә каршы юл- транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүләр булмады. Тик , шулай да, тимер кырылды.
    731
    0
    0
  • 21 август 2015 - 05:03
    Интернетта Динә Гарипованың ире белән төшерелгән фотосы табылды
    «StarХит» журналында алынган мәгълүматкә караганда Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова тормыш иптәше итеп 27 яшьлек Равил Бикмухаметовны сайлаган. Алар Яшел Үзән шәһәрендә репетиция вакытында танышып китәләр.
    754
    0
    0
Реклама