Саба таңнары

Буадагы хатынның бавырына пычак белән кадаганнар

Кичке 10 сәгатьләрдә район үзәк дәваханәсенә пычак кадалган 26 яшьлек хатын-кызны китерделәр. Пычак аның бавырын тишкән. Яралы хатын-кыз Татар Биморзасы авылындагы берничә тапкыр хөкем ителгән, күп мәртәбәләр административ җаваплылыкка тартылган 47 яшьлек ир-ат өендә булган. Вакыйга булган урында полицейскийлар тикшерү үткәрәләр. Буада яшәүче хатын исә беркайда да эшләмәгән, берничә тапкыр...

Кичке 10 сәгатьләрдә район үзәк дәваханәсенә пычак кадалган 26 яшьлек хатын-кызны китерделәр. Пычак аның бавырын тишкән.
Яралы хатын-кыз Татар Биморзасы авылындагы берничә тапкыр хөкем ителгән, күп мәртәбәләр административ җаваплылыкка тартылган 47 яшьлек ир-ат өендә булган. Вакыйга булган урында полицейскийлар тикшерү үткәрәләр.
Буада яшәүче хатын исә беркайда да эшләмәгән, берничә тапкыр җинаять, административ җаваплылыкларына тартылган булган, 1962 елгы ир-ат янына даими кунакка килеп йөргән, дип яза "Байрак" газетасы.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: