26 август 2015 яңалыклары
-
26 август 2015 - 13:01Ялган ОСАГО полисы белән тотылганнар ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкинТатарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре ялган ОСАГО (автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү) полисларын юкка чыгару буенча махсус эшчәнлек башлап җибәрү карарын кабул иткән. Юл чатларында торучы полиция хезмәткәрләренең транспорт чараларына ялган иминият документын ачыклый торган махсус программалар урнаштырылган... Республикада ялган ОСАГО полислары белән бәйле вәзгыятьнең шактый катлаулы булуы турында бер кат язып...
-
26 август 2015 - 11:25Рөстәм Миңнеханов аерылышуларга каршы чыктыТатарстан Республикасы ЗАГСта язылышкан парларның мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә өзү процессын катлауландыру инициативасы белән чыгарга ниятли. Бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң мактаулы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында чыгыш ясаганда, аерылышулар саны күп булуы уңаеннан борчылуын җиткерде. "Яшерен-батырын түгел, җәмгыятьтә аерылышуларга битараф мөнәсәбәт яшәп килә, шуңа күрә...
-
26 август 2015 - 10:53Запастагы хәрбиләрне барлыйларТатарстанда мобилизацион әзерлекне тикшерү буенча чаралар үткәрелә. Аның барышында запастагы 1 меңнән артык граждан җыеннарга чакырылачак. Аларның сугышка әзерлеген тикшерәләр. Җыеннардан соң зачетларны, нормативларны, контроль күнегүләрне уңышлы тапшырган запастагыларның хәрби дәрәҗәләрен күтәрәчәкләр. Әлмәт таңнары
-
26 август 2015 - 10:40Татарстанда Туфан Миңнуллинга бюст ачылды [+фоторепортаж]Кичә Кама Тамагы районы үзәгендә урнашкан Туфан Миңнуллин музее ишегалдында мәшһүр драматург, җәмәгать эшлеклесенә куелган бюстны ачу тантанасы узды. Бюст ачылганнан соң, кунаклар Туфан Миңнуллинның музеенда булды. Соңрак Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәдә Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры "Гөргөри кызын бирә" спектаклен тамашачыларга күрсәтте. Шамил АБДЮШЕВ...
-
26 август 2015 - 08:37Югары Симет авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинары уздыфотолар: saby.tatarstan.ru
-
26 август 2015 - 08:26Шыңар авылы студент яшьләре концерт программасы белән Явлаштау һәм Кызыл Мишә авылы халкын сөендерделәр [фоторепортаж]фотолар: saby.tatarstan.ru
-
26 август 2015 - 07:53Сабабаш авылында яшәүче Мөкәррәмә Сөләйманова 23 августта 90 яшен тутырды [+фоторепортаж]"Яшьтән эшләп үскән кешенең организмы нык була. Эш кешене чыныктыра, тәрбияли. Мин яшьтән төрле авыр эшләрдән курыкмыйча, хезмәт сөеп яшәгәнгә шушы яшькә җиттем", - ди Сабабаш авылында яшәп, 23 августта 90 яшен тутырган Мөкәррәмә Сөләйманова.
-
26 август 2015 - 06:40Әтнәдә терлекләргә “колбаса” ашатачаклар [+фото]Әтнәдә терлекләргә азык әзерләүнең төрле ысулларын кулланалар. Хәзер алар издерелгән бөртеклеләрне махсус җиңсәләргә тутырып, кышкы саклауга куя башлаганнар. Ерактан караганда, издерелгән бөртекле тутырылган пакетлар ак колбасаларны хәтерләтә. - 30-32 % дымлылыгындагы арпаларны да тутыралар икән. Бер колбасага 90-100 тонна тирәсе издерелгән бөртек керә, дип белдерә Бәрәскә фермасы мөдире Тәлгать Низамов....
-
26 август 2015 - 06:23Тагын бәяләр артачакКибетләр челтәрләрен ашамлыклар белән тәэмин итүче ширкәтләр азык-төлекнең кайбер төрләренә бәяләрнең артуын хәбәр итте.