Саба таңнары

Ялган ОСАГО полисы белән тотылганнар ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре ялган ОСАГО (автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү) полисларын юкка чыгару буенча махсус эшчәнлек башлап җибәрү карарын кабул иткән. Юл чатларында торучы полиция хезмәткәрләренең транспорт чараларына ялган иминият документын ачыклый торган махсус программалар урнаштырылган... Республикада ялган ОСАГО полислары белән бәйле вәзгыятьнең шактый катлаулы булуы турында бер кат язып...

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре ялган ОСАГО (автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү) полисларын юкка чыгару буенча махсус эшчәнлек башлап җибәрү карарын кабул иткән. Юл чатларында торучы полиция хезмәткәрләренең транспорт чараларына ялган иминият документын ачыклый торган махсус программалар урнаштырылган...

Республикада ялган ОСАГО полислары белән бәйле вәзгыятьнең шактый катлаулы булуы турында бер кат язып чыккан идек инде. Бактың исә, хәзерге вакытта Россиядәге машина хуҗаларының 10 проценттан артыгы ялган документлардан файдалана икән. Әлеге законсыз эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр исә халыкка смс-хәбәр аша ялган ОСАГО полисы тәкъдим итүдән дә тартынмый ди.

Иминият компанияләре нигә ябыла?

Кагыйдә буларак, алар танылган брендлар астына яшеренә һәм кешегә очсыз бәядән ОСАГО полисы тәкъдим итә. Әле алай гына да түгел, алар бу документны өйгә кадәр китереп бирергә әзер.

Шунысы кызганыч, әлеге вәзгыять көннән-көн кискенләшә бара. Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстанда ОСАГО полислары тапшыру белән 50 дән артык иминият компаниясе шөгыльләнә. Узган ел исә аларның саны ике тапкырга (!) күбрәк булган.

- Бүгенге көндә Россиядә иминият өчен җыелган акчаларның 71 проценты кире түләнсә, Татарстанда бу күрсәткеч 85 процент (!) тәшкил итә. Бу - иминият компаниясе өчен бик начар күрсәткеч һәм мондый шартларда эшләве шактый катлаулы. Нәкъ менә шуңа күрә компанияләр ябылу карарын кабул итә дә инде, - дип аңлатты Татарстанның иминиятләштерүчеләр берләшмәсе президенты Рөстәм Сабиров ОСАГО полисларына багышланган матбугат конференциясендә.

Рөстәм Сабиров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россиядәге машина хуҗаларының 10 проценты ялган полислардан файдалана. Бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирелмәсә, аларның саны тагын да артырга мөмкин.

ЮХИДИ вәкилләре көрәшә белә

Шулай булуга да карамастан, ялган ОСАГО полисларын ачыклау шактый катлаулы. Мәсәлән, агымдагы елда Татарстанда бары тик шундый биш очрак ачыкланган.

Хәер, тиздән ялган ОСАГО га өстенлек бирүче машина йөртүчеләргә гомумән дә "көн бетәчәк". Шушы көннәрдә Татарстанның хокук сакчылары юл чатларында сакта торучы ЮХИДИ машиналарын ОСАГО ның чынмы, ялганмы икәнлеген ачыкларга ярдәм итә торган махсус программа белән тәэмин итә башлаган.

- Бу - 200 компьютер һәм 200дән артык махсус планшет. Әлеге җиһазларга ОСАГО полисларының дөреслеген тикшерергә ярдәм итә торган махсус программалар урнаштырылды. Бүгеннән башлап полиция хезмәткәрләре алар буенча ялган полислар белән йөрүчеләрне ачыклый башлый, - дип белдерде безгә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Радик Рамазанов.

Ялган документ белән йөрүчеләргә җәза исә шактый катгый булуы белән аерылып тора: әлеге затлар админитартив түгел, ә җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

- Әгәр машинаның ОСАГО полисы юк икән, административ җаваплылык каралган. Хәзерге вакытта ул 800 сум тәшкил итә. Әгәр дә чын булмаган полис файланыла икән, бу инде - җинаять дигән сүз. Ялган ОСАГО полисыннан файдаланган өчен кеше ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Мәҗбүри эш һәм зур күләмдә штрафлар салу мөмкинлеге дә бар, - дип белдерде Радик Рамазанов.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Интертат.ру

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: