14 сентябрь 2015 яңалыклары
-
14 сентябрь 2015 - 13:34Каршы як полосага очып чыккан мотоцикл йөртүче коляскадагы баланы бәрдерә һәм үзе һәлак була [+видео]Фаҗига якшәмбе көнне кич белән Чабаксар шәһәрендә була. Ана белән коляскадагы бала, юлны кисеп чыкканда аларга зур тизлек белән мотоцикл килеп бәрелә. Төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алган бер яшьлек баласы белән ананы хастаханәгә алып китәләр.
-
14 сентябрь 2015 - 12:23Татарстан урманнарында өрәк күргәннәрГадәттә өрәк төнлә белән бер үк вакытта күренә имеш. "Казан- Космопоиск" активистлары Татарстан җирлекләрендәге өрәкләр картасын яңарткан. Исәпкә Боровецк урманы кергән. Анда бик еш өрәкләр йөри икән. Татарстанда барлыгы шундый 28 урын билгеле. Казанда Кама Идел белән кушылган урында алар бик еш күренә икән. Бөгелмә районында да өрәкләрнең кычкырып әллә...
-
14 сентябрь 2015 - 11:59Салават Миңнеханов дин юлына басканҖырчы Салават Миңнеханов өч ел дәвамында Казанда "TatarStar" дип исемләнгән татарча дискотека оештырып килде. Анда ул атна саен танылган җырчыларны чакырды, ә "Мәйдан" телеканалында дискотекадан кызыклы репортажлар тәкъдим ителде. Быел яз көне сезон ябылганнан соң, җырчы гомумән дискотеканы япкан. Сәбәбен Салаватның үзеннән сорадык. - Дин юлына басу сәбәпле, бу эш...
-
14 сентябрь 2015 - 11:21Мәккәдә мәчет ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучылар арасында россиялеләр юк [фото 18+]Дөньядагы иң зур Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучыларның үле гәүдәләрен Ватаннарына кайтармаячаклар: барлык корбаннар да кыска вакытта шәһәр зиратында исемсез каберләргә җирләнәчәк. Бу хакта ил хакимияте белдергән. Искәртеп үтик: Согуд Гарәбстанында Мәккәдә мәчет территориясенә төзелеш краны аву сәбәпләрен тикшерәләр. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига көчле җил һәм яңгыр нәтиҗәсендә булырга...
-
14 сентябрь 2015 - 11:19Рөстәм Миңнеханов сайлауларда 94,53 % тавыш җыйды14 сентябрь иртәсенә Татарстан сайлау участокларында беркетмәләрнең 96,65 %ы эшкәртелгән. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әлеге саннар белән таныштырды. - Эшкәртелгән беркетмәләрнең республикадагы иң югары вазифага - Президентлыкка кандидатларга бирелгән тавышларның күрсәткечләрен болайрак билгеләнде: әлегә "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов - 94,53 % (2 160...
-
14 сентябрь 2015 - 10:53Санкцияләнмәгән машина кую урынында ике кеше янып үлгәнБүген төнлә Казанның Декабристлар урамындагы 81 нче йорт янындагы санкцияләнмәгән машина кую урынында каравылчы өйчегенә ут каба. Гадәттән тыш хәл турында коткару хезмәтенә 6:58 сәгатьтә хәбәр ителә. Алты минут эчендә урынга килеп җиткән коткару хезмәткәрләре янгынны санаулы минутлар эчендә сүндерсә дә, өйчектәге ике ир-ат үлгән була инде. Беренчел фаразлар буенча...
-
14 сентябрь 2015 - 10:11Каршы як полосага чыгуы нәтиҗәсендә күпме кешегә кайгы килдеБүген, 14 сентябрь көнне, Олы Әтнә -Казан - Бәрәскә юлында авария булды: ике "Лада-Приора" машинасы маңгайга-маңгай бәрелеште. Бер егет, бер кыз фаҗигә булган урында ук вафат. "Ике машинада да яралылар бар, тән җәрәхәтләре алучыларны больницага озаттык. Бер машинаның юл хәрәкәтен үтәмичә каршы як полосага чыгуы нәтиҗәсендә күпме кешегә кайгы килде....
-
14 сентябрь 2015 - 10:06Динә Гарипова туй күлмәген күрсәтте [+фото]Август башында Динә кияүгә чыкты. Яшертен генә туй оештырып, журналистлардан качып та йөрде. Шушы көннәрдә ул "Тыныч гаилә бәйрәме үткәрергә теләдем. Бәхетем турында бөтен дөньяга кычкырасым килмәде", дип язды. Ширбәт аен яшьләр Кубада уздырган. Кубадагы фотосессия фотоларын Динә үзе интернетка куйган. Матбугат.ру
-
14 сентябрь 2015 - 10:0217 яшьлек егетнең сәер үлемеАта-аналары эштән соң өйгә кайтуларына улларының үле гәүдәсенә тап булалар. Бу хәл Чаллыда була. Малай аргон газына агуланып үлгән булырга мөмкин. Аны төрле металларны эретеп ябыштыруда кулланалар. Егетнең тәнендә нинди дә булса тән җәрәхәтләре табылмый. Малайның башы пакет белән уратылган, ә авызында баллонның шлангы була. Хәзер аның бу сәер үлемендә...
-
14 сентябрь 2015 - 08:08Имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә махсус карталар булдырылганБүген республикада 8000 гә якын бала тулы һәм имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә. 8042 бала ачлы-туклы, ата-ана назын күрмичә яши. Аларның барсы да исәптә тора. 6 994 бала өчен махсус сигнал карталары булдырылган. Алар аша балаларның гаиләдәге торышын күзәтеп барачаклар. Әлмәт таңнары
-
14 сентябрь 2015 - 08:05Кемгә күпме тавыш биргәннәрТавыш бирү кичә сәгать 20.00дә тәмамланса да, сайлау комиссияләре эшләрен дәвам итә. Кичә 23.00дән башлап, алар протоколларны тикшерү, эшкәртү эше белән мәшгуль. Бүген иртәнге 7гә булган мәгълүматларга караганда, протоколларның 96,65 проценты эшкәртелгән. Сайлаучыларның 84, 88 проценты үз тавышын биргән. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов өчен республика буенча 2 млн 160 мең...
-
14 сентябрь 2015 - 07:24Югары–Утар балалар интернатында «Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» [+фото]13 сентябрь көнне Югары Утар балалар йортында «Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында тәрбиячеләр һәм тәрбияләнүче балалар кошлар өчен кышкы җимлекләргә салырга миләш җимешләре җыйдылар
-
14 сентябрь 2015 - 07:14Зират коймалары яңартылдыКырбаш авылында авылдашларны куандырырлык изге эш башкарылды. Зиратыбыз киртәләре бик тузган иде, аларны тимергә алыштырдылар. Безгә бу саваплы эштә зур ярдәм күрсәткән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановка, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәевка һәм барлык көче кергән авылдашларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Инде хәзер шул зиратка илтә торган күпергә юл...
-
14 сентябрь 2015 - 06:40Сабадан Алмаз Ишморатов Татарстан данын яклап «Пара-Крым 2015» фестивалендә чыгыш ясады [+фото]7-12 сентябрь көннәрендә Евпатория шәһәрендә узган «Пара-Крым 2015» Бөтенроссия физкультура-спорт фестивалендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаган (барлыгы 62 регион катнашты) сабалы Алмаз Ишморатов үз үлчәү категориясендә ядрә атуда 7 урынны, пауэрлифтинг төрендә 5 урынны яулады. Котлыйбыз!