15 сентябрь 2015 яңалыклары
-
15 сентябрь 2015 - 13:06Яңа iPhone 6sның үзкыйммәте ачыкланды"Bank of America" белгечләре, Яңа iPhone 6sның үзкыйммәте чутлап чыгарганнар. Нәтиҗәдә, iPhone 6sның үзкыйммәте = 21 800 сум. Исегезгә төшерәбез, монда реклама, логистика һәм башка җитештерү чыгымнарны кертелмәгән. АКШ iPhone 6sның бәясе 50 100 сум тәшкил итә. Нәтиҗәдә, Apple компаниясенең якынча маржасы 28 300 сум тәшкил итә. Килешәсездер, аз түгел.
-
15 сентябрь 2015 - 12:44Караңгыда машина төзәтү бергаепсезнең үлеменә китергән [+фото]11 сентябрь көнне, төнлә, Сарман районы "Әлмәт - Җәлил" юлында фаҗига булды. Якынча мәгълүматларга караганда, ВАЗ 2104 машина йөртүчесе алда торган "Урал" машинасын күрми һәм аның артына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, җиңело машина йөртүче урынында ук вафат була, ә йөк машинасының йөртүче зыян күрмәгән. Билгеле булганча, "Урал" машина йөртүчесе машинасы төзек...
-
15 сентябрь 2015 - 12:43Безнең егет – дөнья чемпионыКазанның стендка атучысы Василий Мосин "дубль-трап" күнекмәсендә Италиянең Лонатосында Дөнья чемпионаты көннәрендә җиңү яулады. Василий Мосин беренче тапкыр дөнья чемпионы булды. Моңа кадәр аның биш тапкыр Европа чемпионатында җиңгәне бар иде. В.Мосин, 30 "тәлинкәнең" 28ен ватып, ярымфинал раундында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм "алтын матчка" юллама отты. Шәһри Казан
-
15 сентябрь 2015 - 12:35Миллениумда биш машина бәрелешкән: барлык шоферлар – хатын-кызлар [+фото]Юл-транспорт һәлакәте бүген көннең икенче яртысында булды. Бу авария зур бөкеләргә сәбәп булды.
-
15 сентябрь 2015 - 12:06Time журналы рейтингы буенча иң саран бай [+фото]Чарли Чаплин Time журналы версиясе буенча иң саран байларның исемлегенең беренче урынын били. Атаклы актер атнага хәзерге акча белән 219 мең доллар эшли торган булган. Шуңа да карамастан, ресторанда ашаганда, Чаплин гел дуслары исәбеннән ашаган, ә Беверли-Хиллзта урнашкан өен актер Голливудтан бушлай төзүчеләр алып килеп төзеткән. Чаплиннан тыш бу исемлеккә...
-
15 сентябрь 2015 - 11:40Алмагач утыртучыларга киңәшләр«Заря» хуҗалыгы агрономы Гөлчәчәк Әхмәтҗановадан алмагач утыртучыларга киңәшләр: - Алмагач үсентеләрен 20 сентябрьдән соң утыртырга киңәш итәм. Бер еллык алмагачларны сайласагыз отышлырак. Бик зур булмаган чокырга үсентене ялганган ягын өстә калдырып утыртасың. Үсентенең яфракларын өзеп ташларга кирәк, ныгып киткәнче даими су сибеп торасың. Кышка сетка кидереп салкыннан саклыйсың. Язын төрле...
-
15 сентябрь 2015 - 10:18Айныткычларны кире кайтармакчыларЭчкечелек төшенчәсе әле һаман сакланган хәзерге заманда совет чорындагы кебек айныткычларны кире кайтарырга кирәк. Эчкечеләрне мәҗбүри рәвештә хезмәт белән дәвалау да комачау итми. Бу - Россия халкы фикере. Күптән түгел "Левада" үзәге тарафыннан уздырылган сораштыруда респондентларның 80 проценты шундый фикер җиткергән. Сораштыруда катнашучыларның нибары 14 проценты гына әлеге фикергә каршы...
-
15 сентябрь 2015 - 07:47Рөстәм Миңнеханов Татарстан республикасы президенты таныклыгын алды [+фото]ТР үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Рөстәм Миңнехановка Татарстан республикасы президенты таныклыгын тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.
-
15 сентябрь 2015 - 07:35Будулай ролен башкарган атаклы совет актеры Михай Волонтир вафат81 яшьлек актер соңгы көннәрен туган шәһәре Бельцыдагы хастаханәдә уздырган. Михай Волонтирда яман шеш булган, шуңа өстәп, шикәр авыруыннан да җәфаланган. Исегезгә төшерәбез: Волонтирга зур танылу «Цыган» фильмындагы Будулай ролен башкарганнан соң килде. 1988 елда аңа СССРның халык артисты исеме бирелде. Актер театрда 120 роль башкарган, 30 фильмда төшкән. Шәһри...
-
15 сентябрь 2015 - 07:11Юл кырыенда тәгәрмәчен алмаштырган вакытта йөртүчене машина бәрдереп үтерәМинзәләдән 60 яшьлек кеше идарә итүендәге "ЗАЗ Chance" автомобиле юл кырыена чыга һәм үзенең "Лада Приора" машинасы көпчәген алмаштыру белән мәшгуль булган ир-атны бәрдерә. Һәлакәт аркасында "Лада Приора" йөртүчесе урында ук вафат була. Ә "ЗАЗ Chance" автомобиленең 66 яшьлек хатын-кыз һәм 4 яшьлек кыз хастаханәгә озатылган. Интертат.ру
-
15 сентябрь 2015 - 07:06Зәйтүн җимеше хатын-кызлар өчен файдалы"JAMA Internal Medicine" журналында зәйтүн җимешенең хатын-кызлар өчен файдалы булуы, төгәлрәге аның күкрәк рагын булдырмавы турындагы мәкалә басылган. Галимнәр фикеренчә, зәйтүн җимеше йөрәк-кан тамырлары авыруыннан да дәвалый икән. Тикшерүдә катншакан хатын-кызларның үз рационнарына зәйтүн мае кушканнары яман шештән 68 процентка азрак авырган. Шәһри Казан