Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айныткычларны кире кайтармакчылар

Эчкечелек төшенчәсе әле һаман сакланган хәзерге заманда совет чорындагы кебек айныткычларны кире кайтарырга кирәк. Эчкечеләрне мәҗбүри рәвештә хезмәт белән дәвалау да комачау итми. Бу - Россия халкы фикере. Күптән түгел "Левада" үзә­ге тарафыннан уздырылган сораштыруда респон­дент­ларның 80 проценты шундый фикер җиткергән. Сораштыруда катна­шучы­ларның нибары 14 проценты гына әлеге фикергә каршы...

Эчкечелек төшенчәсе әле һаман сакланган хәзерге заманда совет чорындагы кебек айныткычларны кире кайтарырга кирәк. Эчкечеләрне мәҗбүри рәвештә хезмәт белән дәвалау да комачау итми. Бу - Россия халкы фикере. Күптән түгел "Левада" үзә­ге тарафыннан уздырылган сораштыруда респон­дент­ларның 80 проценты шундый фикер җиткергән.

Сораштыруда катна­шучы­ларның нибары 14 проценты гына әлеге фикергә каршы чыккан. Дөрес, Россиядә кабат айныткычлар булдыру турында фикер беренче тапкыр гына яңгырамый. Узган елның мартында Россия сә­ла­мәтлек саклау министры Вероника Скворцова да шундый тәкъдим белән чыккан иде. Тик бер шарт белән. Скворцова айныткычларны Сәламәтлек саклау министрлыгына катыштырмыйча гына, түләүле нигездә эшләтү яклы.

Советлар Союзы таркалганнан соң айныткычлар саны кими төшсә дә, ябылмаганнары 2011 елга кадәр эшләде. Шул вакыттан бирле исерекләрне айныту бурычы медицина оешмаларына йөк­ләнде. Казахстан, Белоруссия, Чехия һәм Польшада айныткычлар әле дә эшли. Канадада исә "Кызыл борын" дигән махсус хезмәт бар. Аның хезмәткәрләре бил­геле бер суммага исе­рекне өенә кайтарып куя.

Сораштыру барышында белгечләр Россия халкының шул ук совет заманында гөр­ләп эшләгән эчкечеләрне хезмәт белән дәвалау профилакторийларын кире кайтару турында да фикерләрен бе­лешкән. Нәтиҗәдә ил халкы­ның 81 проценты әлеге гамәл­не кирәк санавын бел­дергән. Респон­дентлар­ның һәр унынчысы өздереп җа­вап бирә алмаган. Халыкның 9 проценты исә хезмәт белән дәвалау профилакторийларын кире кайтаруга кискен каршы булуын белдергән.

Ватаным Татарстан
№ 135 | 15.09.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев