Саба таңнары

25 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 25 гыйнвар 2016 - 12:45
    Татарстанда "дуңгыз гриппы"ның 14 очрагы теркәлгән
    Әлеге мәгълүматларны Россия Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсен күзәтү хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җиткерә. Татарстанда бу көнгә "дуңгыз гриппы"ның 14 очрагы теркәлгән. Шуларның сигезе - Казанда, өчәр очрак - Чаллыда һәм Питрәч районында, диелә. Республикада узган атнада кискен тын юллары авыруының 16 229 очрагы теркәлгән. Шуларның 8088е - Казанда....
    773
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2016 - 11:47
    Иң сөтле сыерлар – Сабада, ә сөтсезе – Чирмешәндә
    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада узган тәүлектә 3042,4 тонна сөт савып алынган. Бу узган елның шушы көне белән чагыштырсак 155,9 тоннага күбрәк. Алдагы тәүлеккә караганда да артым күзгә күренә - 2,7 тоннага күбрәк сөт савып алынган. Сөт җитештерү күрсәткечләре буенча Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач, Кукмара районнары...
    756
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2016 - 11:39
    Татарстанда хатын-кыз яңа туган баласын балконда калдырып үтергән
    Әлеге хәл Әлмәт районында була - 2015 елның 23 ноябрендә Колшәрип авылыннан ерак түгел урында чүп эшкәртү станциясендә яңа туган ир бала мәете табыла. Тикшерү ачыклаганча, бала исән-сау һәм вакыты җитеп туган була. Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатыла, баланың әнисен эзли башлыйлар. Әлеге адымга барган шикле кеше - спиртлы...
    418
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2016 - 08:10
    Айваз Садыйров: «Соңгы арада шау-шудан туя башладым»
    «Татар радио»сы ди-джее Айваз Садыйровның радио мөхәррире булып билгеләнүенә дә бер ел узып киткән. Үзе әйтүенчә, ул әле җитәкчелек итәргә өйрәнеп кенә килә. Әмма, минемчә, бу сыйфат кешенең канына сеңгән булырга тиештер. Һәм Айвазда ул бар. - Айваз, җитәкче кеше буларак, Яңа елны нинди максат һәм өметләр белән каршы алдың?...
    488
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2016 - 07:54
    Башны күчереп утырту буенча беренче операция уңышлы ясалган
    Башны бер тәннән икенчесенә күчереп утыртканда баш миенең эшкә сәләтлелеге саклана икән. Кытайда моны раслау өчен шундый беренче операция ясап караганнар. Италия хирургы Серджио Канаверо белән Кытай хирургы Жэнь Сяотин маймылга баш күчереп ялгау буенча тәүге операцияне уңышлы башкарып чыкканнар. Шуннан соң маймыл 20 сәгать яшәгән, аннары аны мәңгелеккә йоклатканнар....
    433
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2016 - 07:52
    Салкыннар аркасында мәктәпләрдә укулар туктатылырга мөмкин
    Һава температурасы сизелерлек салкынайту сәбәпле, әти-әниләр сорау алдында калды: баланы мәктәпкә җибәрергәме? Исегезгә төшерәбез, канун буенча шәһәр мәктәпләрендә һава температурасы - 25 градустан (авылда - 23) түбән төшкән очракта башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. 5-9 сыйныф укучылары мәктәпкә бармасын өчен һава температурасының шәһәрдә - 27, авылда -25 градустан...
    394
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2016 - 07:40
    Баланы сөннәткә кайчан утыртырга ярый
    Баланы сөннәткә өч яки биш яшьтә утыртырга кирәк, диләр. Имештер, так сан булырга тиеш. Бу чынлап та шулаймы? Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә: - Бала тугач та ата-ананың иң беренче өч бурычы - аңа хәерле исем кушу, әгәр ир бала икән, сөннәткә утырту һәм гакыйка корбаны чалу....
    563
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2016 - 07:09
    Сабада 31 градуска кадәр суыта
    Бүген - 25 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы саклана, томан төшү ихтималы бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә, дип хәбәр итә Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе. Сабада бүген - 20-25 градус салкын булыр дип фаразлана. 26 гыйнварга каршы төндә 26 градус салкын, урыны белән 31 градуска кадәр суытырга мөмкин.
    387
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2016 - 05:55
    Айгөл Бариева: Татар телендә аралашуга сусап кайттым
    Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева тормыш иптәше белән икәү генә Сингапурда ял итеп кайтты. Чит илдә булганда ук җырчы Инстаграмга матур күренешләрне сурәтләүче фото һәм видеолар урнаштырып барды. Айгөлнең Сингапур турындагы тәэсирләрен белергә теләп, үзе белән әңгәмә кордык. - Айгөл, ялгышмасам, кыш көне чит илгә бару сезнең гаилә өчен матур...
    392
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2016 - 05:46
    Студентлар көне белән!
    25 гыйнвар - студентлар көне, ягъни Татьяна көне буларак билгеләп үтелә. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән.
    488
    0
    0
Реклама