Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң сөтле сыерлар – Сабада, ә сөтсезе – Чирмешәндә

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада узган тәүлектә 3042,4 тонна сөт савып алынган. Бу узган елның шушы көне белән чагыштырсак 155,9 тоннага күбрәк. Алдагы тәүлеккә караганда да артым күзгә күренә - 2,7 тоннага күбрәк сөт савып алынган. Сөт җитештерү күрсәткечләре буенча Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач, Кукмара районнары...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада узган тәүлектә 3042,4 тонна сөт савып алынган. Бу узган елның шушы көне белән чагыштырсак 155,9 тоннага күбрәк.

Алдагы тәүлеккә караганда да артым күзгә күренә - 2,7 тоннага күбрәк сөт савып алынган. Сөт җитештерү күрсәткечләре буенча Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач, Кукмара районнары алда бара - аларда бер сыердан уртача 16,9-20,8 килограмм сөт савып алына.

Ә менә Чирмешән, Менделеевск, Минзәлә, Спас, Кама Тамагы, Мөслим районы сыерлары 7,2-9,3 киллограмм гына сөт бирә.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев