Саба таңнары

6 февраль 2016 яңалыклары

  • 6 февраль 2016 - 15:27
    Оренбург өлкәсендә самолет һәлакәткә юлыккан: борттагылар үлеп беткән
    Ан-2 самолетының һәлакәткә юлыгуы аркасында өч кеше үлгән. Ул Стәрлетамактан Орскка очучы самолет булган. Беренчел фаразлар буенча, очкыч начар һава торышы - көчле томан аркасында мәтәлеп төшкән. Очкычның техник төзексезлеге дә кире кагылмый. Стәрлетамактан очып киткән самолет Орск аэропортына билгеләнгән вакытка төшеп утырмаган, экипаж вәкилләре элемтәгә чыкмаган, диелә. Эзләү барышында...
    868
    0
    0
  • 6 февраль 2016 - 15:24
    Район прокуратурасы тикшерүеннән: Саба районы авыл җирлекләре башкарма комитетлары наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешен профилактикалау буенча чаралар үткәрмәгәннәр
    Район прокуратурасы авыл һәм шәһәр җирлекләрендә наркомания, токсикомания һәм алкоголизм профилактикасы программаларының үтәлешен тикшерде. Наркотик һәм психотроп матдәләр турындагы законнар җирле үзидарәләргә дә зур бурычлар йөкли. Шуңа да карамастан, тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, авыл җирлекләре башкарма комитетлары наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешен профилактикалау буенча чаралар үткәрмәгәннәр. Хәзер прокуратура ачыклаган кимчелекләрне бе­терү таләбе...
    490
    0
    0
  • 6 февраль 2016 - 15:00
    Реклама урнаштырганчы рөхсәт ал
    Реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм реклама мәгълүматы "Реклама турында"гы Федераль закон (13.03.2006, №38) белән көйләнә. Реклама ул - кулланучыларның аерым даирәсенә адресланган, рекламалана торган объектка игътибар җәлеп итүгә, аңа карата кызыксыну уятуга һәм базарда сатылуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән теләсә нинди юл белән, теләсә нинди формада тарала торган мәгълүмат. Реклама конструкциясе (реклама...
    459
    0
    0
  • 6 февраль 2016 - 14:57
    Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
    Районның социаль-икътисадый үсешенә керткән шәхси өлеше өчен "Ремсельбурвод" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Мәгъфур Мансур улы Миңнемуллин Саба муниципаль районының Алтын билгесе белән бүләкләнде.
    12
    0
    0
  • 6 февраль 2016 - 14:49
    “Артекка барасым килә“ конкурсында катнашырга ашык
    "Артек" халыкара балалар үзәге һәм "Россия почтасы" балалар хатларының ачык конкурсына старт бирде.
    493
    0
    0
  • 6 февраль 2016 - 14:41
    Теләчедә камера куючы кешенең машинасы юл кырыена төшеп киткән [+фото, видео]
    Бүген Саба ягыннан килгәндә Теләчегә керә торган юлда камера куеп йөрүченең машинасы юл кырыена төшеп киткән. Нишләп болай булганы билгесез. Бәлки сез беләсездер?
    502
    0
    0
Реклама