Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Реклама урнаштырганчы рөхсәт ал

Реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм реклама мәгълүматы "Реклама турында"гы Федераль закон (13.03.2006, №38) белән көйләнә. Реклама ул - кулланучыларның аерым даирәсенә адресланган, рекламалана торган объектка игътибар җәлеп итүгә, аңа карата кызыксыну уятуга һәм базарда сатылуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән теләсә нинди юл белән, теләсә нинди формада тарала торган мәгълүмат. Реклама конструкциясе (реклама...

Реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм реклама мәгълүматы "Реклама турында"гы Федераль закон (13.03.2006, №38) белән көйләнә. Реклама ул - кулланучыларның аерым даирәсенә адресланган, рекламалана торган объектка игътибар җәлеп итүгә, аңа карата кызыксыну уятуга һәм базарда сатылуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән теләсә нинди юл белән, теләсә нинди формада тарала торган мәгълүмат. Реклама конструкциясе (реклама мәгълүматы) реклама хуҗасының гаризасы нигезендә Саба муниципаль районы башкарма комитетыннан реклама конструкциясен урнаштыруга һәм экс­плуатацияләүгә рөхсәт булганда урнаштырыла. Физик һәм юридик затларның реклама турындагы Россия Федерациясе законнарын үтәмәүләре аларның административ хокук бозулар турындагы законнар нигезендә җаваплылыкка тартылуларына китерә. Реклама конструкцияләрен законсыз урнаштыруларга юл куелмасын өчен реклама конструкциясе (мәгълүмат) урнаштырырга җыенган физик һәм юридик затларның иң элек моңа рөхсәт алу өчен Саба муниципаль районы башкарма комитетына мөрәҗәгать итүләре сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев