"Камилла“ 40 литр сөт бирә
Район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүнең беренче этабы – күпьеллыкларны чабуны соңгы гектарларда алып бара. “Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасында бу эшне беренчеләрдән төгәлләделәр. “Барысы 3927 тонна сенаж салынды. Былтыр 3500 тонна иде. Терлекләргә вакытында сыйфатлы азык әзерләнде”,– диде бригада зоотехнигы Васил Миңнебаев.