Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Камилла“ 40 литр сөт бирә

Район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүнең беренче этабы – күпьеллыкларны чабуны соңгы гектарлар­да алып бара. “Саба” җәмгыятенең Сатыш бри­гадасында бу эш­не беренчеләрдән төгәл­ләделәр. “Барысы 3927 тонна сенаж салынды. Былтыр 3500 тонна иде. Терлекләргә вакытында сыйфатлы азык әзерләнде”,– диде бригада зоотехнигы Васил Миңнебаев.

Күпьеллыкларның беренче каты өлгерүе малларны ашатуда да чагылыш тапкан. Рационның 10 процентын яшел масса тәшкил итә. Хәзер хуҗалык белгечләре сыерларны җәйләүдә йөртмәгәч, җәйге чорда сөт арта дигән фикердән ерак тора. Сыерларны көтүдә йөртү аларның ашказаны-эчәк микрофлорасы үзгәрүгә китерә диләр. Чабып алып кайтканын да әчегәнче ашатырга кирәк. Ничек кенә булмасын, җәйге чор рационын дөрес баланслап сөт савып алуны арттыру мөмкин эш. Әнә Татарстанда да июнь аенда сөт җитештерү күләме тарихта беренче мәртәбә тәүлеккә 4000 тоннадан артуы шушы фасылга туры килде. Авыл хуҗалыгы министры барлык терлекчеләрне республика күләмендәге бу әһәмиятле вакыйга белән котлады. Әлеге уңышта районыбызның да өлеше зур. Саба республикада сөт җитештерү буенча бишенче урынны тота. “Алда баручы районнар көнгә 200 тоннадан артык сөт сава. Бездә әлеге күрсәткеч 174,9 тонна тәшкил итә. Кукмара, Әтнә районнарын куып җитәргә күп тырышырга кирәк. Аларда коллективлар бердәмрәк, эшкә җаваплырак караш читтән дә сизелә”,– диде безгә бу уңайдан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев.

Белгеч белән иң элек бригаданың Бигәнәй фермасында булдык. Биредә 5 савымчы тырышлыгы нәтиҗәсендә һәр сыердан уртача 23 литр сөт савыла. Яртыеллык эш күрсәткечләре буенча алдынгылар исемлегенә 6 айда барысы 2040,7 центнер продукция җитештергән Разыя Мусинаны керт­кәннәр. Сатышта иң югары күрсәткечкә 8 сыер савучы арасында Илсөяр Хәсәнова ирешкән. Ул үзенә беркетелгән 42 сыерның уртача продуктлылыгын 4654 килограммга җиткергән. “Сыерларым барысы да сөтле, барысының да кушаматы бар. Мине сау дигән шикелле, үз урыннарына килеп басалар. Барысын да яратам, аеруча күп сөтлеләрен. Камиллам бу көннәрдә 40 литр сөт бирә. Амур, Малютка, Каракүз дә аннан калышмый”,– диде 14 ел сыер савучы Илсөяр..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X