Корбан гаете белән
Хөрмәтле райондашлар! Бу җомгада Корбан Гаетен зурлап билгеләп үтәбез. Әлеге көн үзара хөрмәткә чакыра, кешеләрне, гаиләне берләштерә. Күп еллардан бирле районыбыз мөселманнары традицион конфессия вәкилләре белән аңлашып, тынычлыкта гомер итә, җәмгыятьтә тынычлык һәм үзара аңлашуга өлеш кертә.