Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Корбан гаете белән

Хөрмәтле райондашлар! Бу җомгада Корбан Гаетен зурлап билгеләп үтәбез. Әлеге көн үзара хөрмәткә чакыра, кешеләрне, гаиләне берләштерә. Күп еллардан бирле районыбыз мөселманнары традицион конфессия вәкилләре белән аңлашып, тынычлыкта гомер итә, җәмгыятьтә тынычлык һәм үзара аңлашуга өлеш кертә.

Районда яшәүче барлык халыкларның рухи кыйммәтләрен, мирасын саклау һәм арттыру уртак бурычыбыз булырга тиеш. Мөселманнарның кылган догалары, изгелекләре, биргән сәдакалары һәм чалган корбаннары кабул булып, үзара аңлашуны ныгытуга зур өлеш кертүенә ышанабыз. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм барлык игелекле башлангычларыгызда, эшегездә уңышлар телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

??Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев