Саба таңнары
  • Тат Лат
  • 21 сентябрь 2020 яңалыклары

    • 21 сентябрь 2020 - 15:47
      Тышкы яңа газ котёлы урнаштыру
      Сәрдә авыл балалар бакчасында тышкы яңа газ котёлы урнаштыру эшләре тәмамланды.
      291
      0
      0
    • 21 сентябрь 2020 - 14:39
      Көзге кросс 2020
      18 нче сентябрь көнне, мәктәп күләмендә, 2-11 сыйныфлар арасында, көзге кросс булып узды. Кроссның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яхшы йөгерешчеләрне сайлау, спортка мәхәббәт уяту. Кросс үз эченә башлангыч сыйныф укучылары өчен 200 м, уртанчы сыйныф укучылары өчен – 400 м һәм югары сыйныфлар өчен - 1000 м дистанцияне ала. Йөгерү нерв киеренкелегеннән дә арынырга ярдәм итә, иммунитетны арттыра, терәк-хәрәкәт аппаратына да уңай йогынты ясый. Ярышта һәр укучы үзенең көчен сынап карады, нәтиҗәләр күрсәтте. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
      304
      0
      0
    • 21 сентябрь 2020 - 14:16
      Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
      Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 18 час. 21 сентября до 18 час. 22 сентября 2020 г. Ночью и днем 22 сентября 2020 года местами на территории Республики Татарстан и в Казани ожидается сильный ветер порывами 15-18 м/с.
      122
      0
      0
    • 21 сентябрь 2020 - 11:35
      Бүген Саба яр буенда агачлар утыртылды
      Фоторепортаж.
      199
      0
      0
    • 21 сентябрь 2020 - 11:30
      «Ак Барс»лылар үз капкаларына гол кертте, әмма уенда җиңә алды
      «Ак Барс» — «Сочи» уены 5:3 исәбе белән тәмамланды.
      311
      0
      0
    • 21 сентябрь 2020 - 11:10
      Татарстан Республикасында шикәр чөгендере, бәрәңге, көнбагыш җыю дәвам итә
      Татарстан Республикасында 5,315 млн. тонна ашлык суктырылган, быел уртача уңыш 35,3 ц/га тәшкил итә, бу 2019 елга караганда 5,4 ц/га артыграк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
      236
      0
      0
    • 21 сентябрь 2020 - 08:08
      Җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез
      Район үзәге Байлар Сабасы бистәсеннән 11 чакрым ераклыкта урнашкан Урта Саба авылы халкы да, ниһаять, әкренләп язгы-көзге пычраклар вакытында җиңел сулап куя алачак. Чөнки моңарчы җәяүлеләрне дә, машина йөртүчеләрне дә борчыган юл мәсьәләсе уңай хәл ителде. 2020нче ел өчен җыелган җирле референдум акчасы хисабына “МДСУ-1” җәмгыяте эшчеләре Х.Такташ урамына вак таш түшәделәр (гомуми суммасы 1 млн.нан артык). Халык җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә һәр ел саен үткәрелүче референдумның роле зур икәнен аңлап эш итә һәм шуңа да проблемаларның уңай хәл ителәсенә ышанып тавыш бирә.
      248
      0
      0
    • 21 сентябрь 2020 - 07:56
      Стендка ату буенча командалар арасында Россия чемпионаты
      2020 нче елның 8 нче сентябреннән 18 сентябрь көннәрендә Югары Ослан районының “Свияга” ату үзәгендә стендлы ату буенча командалар арасында россия күләмендәге ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән Батыршина Зилә, Закиров Инсаф, Садыков Салават, Мингараев Камил катнаштылар.
      170
      0
      0
    Реклама