Районыбыз тәрбиячеләренә
Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме булуга нәниләрне үзенекедәй күреп ярата белгәннәр генә лаек. Баланың бакчада чагы аның дөньяны танып-белүе, шәхес буларак формалашуы өчен аеруча мөһим чор.