Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Районыбыз тәрбиячеләренә

Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме булуга нәниләрне үзенекедәй күреп ярата белгәннәр генә лаек. Баланың бакчада чагы аның дөньяны танып-белүе, шәхес буларак формалашуы өчен аеруча мөһим чор.

Аның балачагының имин һәм куанычлы булуы, киләчәктә тормышта нинди юл сайлавы сезнең зирәклектән, сабырлыктан, һәр сабыйның эчке дөньясын аңлый белүегездән тора. Һөнәри бурычыгызга тугры булуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегезнең төкәнмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев