Хөрмәтле авыл хуҗалыгы, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Авыл хуҗалыгында җирне, чын мәгънәсендә, яраткан кеше генә күңелен биреп эшли ала. Соңгы елларда әлеге тармактагы сәясәт авылның тормыш-көнкүрешен тамырдан яңартуга да юнәлдерелә. Яшь белгечләргә торак йортлар төзелә, эш башлаучыларга фермер хуҗалыкларына, авыл хуҗалыгы кооперативларына субсидияләр, грантлар бирелә.