Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Авыл хуҗалыгында җирне, чын мәгънәсендә, яраткан кеше генә күңелен биреп эшли ала. Соңгы елларда әлеге тармактагы сәясәт авылның тормыш-көнкүрешен тамырдан яңартуга да юнәлдерелә. Яшь белгечләргә торак йортлар төзелә, эш башлаучыларга фермер хуҗалыкларына, авыл хуҗалыгы кооперативларына субсидияләр, грантлар бирелә.

Шушы булышлыкка таянып, хезмәтегезгә чын ихластан бирелгән булуыгыз, сабырлыгыгыз, эш сөючәнлегегез белән киләчәктә дә куелган максатларга ирешерсез һәм районның икътисади үсешендә тотрыклылыкны тәэмин итәрсез дип ышанып калабыз.Тырыш хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтебезне кабул итегез! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, мул тормыш телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев