“Юлбат” авыл хуҗалыгы оешмасында семинар-киңәшмә
20 нче гыйнварда җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы оешмасының Килдебәк бригадасы базасында район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә булып үтте.