Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Юлбат” авыл хуҗалыгы оешмасында семинар-киңәшмә

20 нче гыйнварда җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы оешмасының Килдебәк бригадасы базасында район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә булып үтте.

Киңәшмәдә шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов һәм район авыл хуҗалыгы җитәкчесе Г.Ш. Хасаншин да катнаштылар.

Семинар-киңәшмәдә җитәкчеләр һәм белгечләр терлекчелек буенча 2020 нче елга нәтиҗәләр ясадылар. Эшчәнлеккә нәтиҗә, анализ ясаганда, хуҗалыкларда булган кимчелекләр һәм эшнең нәтиҗәлелегенә игътибарны арттыру турында сүз барды. Семинар-киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы Р.Н. Минниханов, хуҗалык җитәкчеләренә терлекчелектә цифрлы технологияләрне киңрәк һәм нәтиҗәле куллану бурычын куйды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X