21 июль 2018 яңалыклары
-
Эмиль Талипов өйләнде - бүген туй
Бу көн килеп җитте: моңарчы буйдак булып йөргән Камал театры артисты, бик күп туташларның төн йокыларын һәм йөрәген алган Эмиль Талипов өйләнде. Бүген Казанда туйлары үтә.
-
Мәскәү бүген Сабан туен бәйрәм итә
200 мең квадрат метрлы мәйдандагы Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм күрсәткән.
-
"Саба дулкыннары" 22 нче июль көнне сәгать 19:00 тә үзәк мәйданда 18 яшьлек бәйрәменә чакыра
Бәйрәмдә танылган артистлар чыгыш ясый. Гөлсинә Сабирова, Фәрид Низамиев, Нияз Сафиуллин, Римма Никитина, "Казан егетләре" төркеме һәм башка яшь артистлар катнашуы көтелә. Концерттан соң яшьләр өчен дискотека!
-
Минтимер Шәймиев "Болгар чәйләве" музеенда кунакта булды
Яңа экспозицияләрнең рәсми ачылышы Изге Болгар җыенына туры китерелгән.
-
Синоптиклар Татарстанда җил көчәячәк дип кисәтә
Казанда җилнең тизлеге 16 м/с ка кадәр артачак дип фаразлана.
-
Данир-Миләүшә Сабировларның “малае туган” [фото]
3 июль юмор остасы Данир Сабиров һәм аның тормыш иптәше Миләүшәнең никахларына 10 ел тулган. Артист инстаграмында кызыклы фотолар урнаштырган. “Бәхетле мизгелләр” дип яза ул бу хакта.
-
Без хәзер хәләл тормыш рәвешен алга сөрәбез - Рөстәм Миңнеханов
Хәләл туклану гына түгел, медицина, мәгариф, туризм - Ислам тормыш рәвешендәге инфраструктура да кирәк, диде Татарстан Президенты.
-
Тумыштан авыру Илнур Азизов үз бәхетен 218 чакрым ераклыктан таба
Апас районының Биеш авылында яшәүче Илнур Азизов янәшәдәгеләр кебек ныклап аякларына басып йөри алмаса да, тормышыннан канәгать. Аның һәрчак хәленә керүче, терәк булучы якыннары, тугры дуслары, яраткан эше, шөгыле бар. Шушы араларда Илнур гаиләле дә булып куйды. Арча кызы Фәнзия белән никах укытты алар.
-
Ял көннәрендә урыны белән яңгыр һәм яшен булуы көтелә
Көндез һава температурасы 21 июльдә +25-27, 22 июльдә +24-29 градус җылы булачак.
-
Путин стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итү турында уйларга вәгъдә итте
Миңнеханов президенттан бу мәсьәләне карауны сорады.
-
Р.Миңнеханов Дөнья чемпионатын үткәрүдә теләктәшлек өчен В.Путинга рәхмәт әйтте
Татарстан Президенты Россия башлыгына республикада Чемпионат матчларын оештыру йомгаклары турында сөйләде.
-
«Татар радиосы» ди-джее Рамил Шәрәфиевның югалган сеңлесе кайда булган?
«Татар радиосы» алып баручысы Рамил Шәрәфиевның сеңлесе югалуы күпләрне борчыды. Ниһаять, Илүзәнең табылуы хакында мәгълүмат пәйда булды. Әлеге хәл турында тулырак Рамил «Матбугат.ру» хәбәрчесенә үзе сөйләде:
-
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән
Андреа Праделла һәм Елена Тасси Түбән Камага Польша һәм Литва дәүләтләре, Мәскәү Владимир, Түбән Новгород һәм Казан шәһәрләре аша килгән.
-
День или
День новых возможностей, день новых приключений.