Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән

Андреа Праделла һәм Елена Тасси Түбән Камага Польша һәм Литва дәүләтләре, Мәскәү Владимир, Түбән Новгород һәм Казан шәһәрләре аша килгән.

Италиядә яшәүче ир белән хатын үз хыялын чынга ашырган һәм велосипедларда Россиягә кадәр барып җиткән. Моның өчен аларга 72 көн кирәк булган. Сәяхәтчеләр Түбән Кама шәһәрендә дә тукталыш ясаган. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

Андреа Праделла һәм Елена Тасси Түбән Камага велосипедларда Польша һәм Литва дәүләтләре, Мәскәү Владимир, Түбән Новгород һәм Казан шәһәрләре аша килгән. Татарстанда сәяхәтчеләр беренче тапкыр чын самавырдан чәй эчкән һәм милли ризыклар белән сыйланган.

Алар 7 май көнне юлга кузгалган. Түбән Камада сәяхәтчеләр Рәис Шәеховлар гаиләсендә (аны халыкара сайтта тапканнар) тукталган.

Туристлар кирәкле бөтен әйберне үзләре белән алган. Велосипедның авырлыгы барлык кирәк-яраклар белән бергә 22 килограммга җитә. Көненә сәяхәтчеләр уртача 40 евро сарыф итә.

Алга таба Елена белән Андреа Монголия һәм Кытайга, аннары Австралиягә юл тотарга ниятли.  

Фото: ntr-24.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев