22 август 2018 яңалыклары
-
Дәүләт тилеләре
Үзенең тиле мантыйгы белән Россия сәясәтенә йогынты ясап, утыз елга якын бюджет тагарагыннан тукланып яшәүче Жириновский Facebookта яңа язмасы белән танылды. Бу юлы ЛДПР лидеры Россиядән качучы акыллы башларны тотып калуның яңа идеясен кертә: инглиз телен һәм башка чит телләрне мәҗбүри укытудан туктау һәм түләүле итү нияте белән уртаклаша.
-
Саба районы командасы ракета модельләштеру ярышларында 1нче урынны яулады
Актаныш районында гади модельләр арасында ракета модельләштеру ярышлары булып узды.
-
"Татар моңы" бәйгесенең өч хөкемдарына халык артисты исеме бирелде
Г.Камал исемендәге театрда "Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты бара.
-
Энергетика министрлыгы коммуналь тарифларны арттырырга тәкъдим итте
Ведомство торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларын киләсе елга гыйнвардан 1,7 процентка, ә июль аеннан инфляция буенча арттырырга тәкъдим итә.
-
Игелек эшлә дә җырга сал
Яхшы эшнең башы бул, ди халык мәкале. Опера җырчысы Илүсә Хуҗина да шундый игелекле гамәлнең башында тора. Җырчы кыз үзенең чираттагы концертын хәйрия максатыннан үткәрергә ниятли. “Ютуб”ка үземнең сольный концертымны куйганнан соң, тамашачыдан уңай фикерләр ишетә башладым. Тагын концерт сорыйлар. Анысын менә хәйрия максатыннан оештырырга телибез”, – ди җырчы Илүсә Хуҗина.
-
Россия Мәгариф министрлыгы уллыкка алган гаиләдә балалар санын чикләргә тәкъдим итә
Министрлык әзерләгән закон проекты 2020 елдан үз көченә керергә мөмкин.
-
Полициягә ярдәм итүче гражданнарга 50 меңнән алып 10 млнга кадәр акча түләячәкләр
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүмат бирүчеләргә түләүне хәл итте.
-
IT корбан: өйдән чыкмыйча корбан чалу
Татарстанда өйдән чыкмый гына корбан чалырга мөмкин. Компьютер, планшет, смартфон булса, сарык сатып алырга, аны корбан итеп чалдырырга була. Мондый хезмәтне Ikurban.ru сәхифәсе тәкъдим итә.
-
БДИда 100 балл җыеп КФУга кергән студентларга 80 мең сум бирәләр
БДИда профиль фәне буенча 100 балл җыйган студентлар шулай ук 4 тән 10 меңгә кадәр стипендиягә дә өметләнә ала.
-
22 АВГУСТ – ДӘҮЛӘТ ФЛАГЫ КӨНЕ
22 августта илебез җәмгыятен берләштерүдә зур әһәмияткә ия бәйрәм – Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.