Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелек эшлә дә җырга сал

Яхшы эшнең башы бул, ди халык мәкале. Опера җырчысы Илүсә Хуҗина да шундый игелекле гамәлнең башында тора. Җырчы кыз үзенең чираттагы концертын хәйрия максатыннан үткәрергә ниятли. “Ютуб”ка үземнең сольный концертымны куйганнан соң, тамашачыдан уңай фикерләр ишетә башладым. Тагын концерт сорыйлар. Анысын менә хәйрия максатыннан оештырырга телибез”, – ди җырчы Илүсә Хуҗина.

22 августта узачак концертын классик музыка концерты дип атады ул. “Кичәдә операдан арияләр, үземнең яраткан әсәрләрем яңгырая­чак. Рояльдә Юлия Әхмәт­динова уйнаячак. Кон­церт вакыт ягыннан зур түгел, сәгать ярымлык булачак”, – дип планнары белән бүлеште  җырчы.

 
Кызның музыкаль кичә оештырасын социаль чел­тәрдәге афишасын күреп белдек. Илүсәнең бу га­мә­лен хуплыйлар. “Килә­чәк­мен!” – дип вәгъдә бирүче тамашачылар да күренә.


Концерт Аксенов музей-йортында узачак. Илүсә бу музейда беренче генә чыгыш ясамый икән инде. “Бу музей белән без күптәнге дуслар, миңа ул ошый.  Андагы залны яратам. Аннан, рояльнең булуы да бик мөһим. Менә дигән җылы, өйдәгечә мохит бар бу музейда. Концертымны да бернинди пафоссыз үт­кә­рергә телим. Аренда ягына килсәк, биредә үткәрү матди яктан отышлырак чыга”, – дип аңлатты Илүсә Ху­җина.


Җырчының концертына һәркем килә ала, керү  бушлай. Чара хәйрия максатыннан үткәрелгәч, килгән ке­шеләр булдыра алганча акчалата ярдәм күрсәтә алачак. “Без теләсә нинди суммага да шат булырбыз”, – ди Илүсә. Җыелган акчаны  хәйриягә тотуларына шик юк. Акча ДРКБның “Яхшы кешеләр шәһәре” фондына күчерелә­чәк, онкология авыруларыннан  интеккән балаларны сә­ла­мәтләндерү өчен тотылачак.


Игелекле эшнең иртә­се-киче юк аның. Илүсә Ху­җи­на оештырачак классик музыка концертында ике куянны берьюлы тотарга була: рухи ләззәт алырга, шунда ук яхшылык эшләргә дә менә дигән мөмкинлек бу.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев