23 май 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов пандемиядә эшчәнлеген дәвам итүче бизнесменнарны кисәтте
Татарстан Президенты хакимият органнарын һәм эшмәкәрләрне коллективта Covid-19 таралуга юл куймаска өндәде.
-
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 76 яңа очрагы расланган
Барлык яңа очраклар авыру кешеләр белән элемтәдә булучылар.
-
Россиядә бала карау буенча пособие ике тапкыр артачак
1 июньнән пособиенең минималь күләме 3 375 сумнан 6 752 сумга кадәр артачак.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган дистанцион мастер-класслар үткәрделәр
20-22 май көннәрендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы «ТАССРның 100 еллыгы символикасы төшерелгән кайнар ризык астына сувенир ясау» һәм “Милли татар киемендә «Сөембикә» интерьер курчагын ясау” дигән дистанцион мастер-класслар үткәрделәр. Мастер-класс барышында укытучылар әлеге сувенирларны ясау этапларын тәкъдим иттеләр. Чарада катнашучылар зур кызыксыну һәм тырышлык белән шөгыльләнделәр.
-
Татарстанда «ТАТАРСТАР» дип аталган яңа онлайн-шоу һәм җыр бәйгесе башлана
Бәйгедә өйдән чыкмыйча да катнашып була – бары тик теләсә кайсы телдә башкарган җырыңны видеога яздырырга һәм оештыручыларга җибәрергә генә кирәк.
-
Рөстәм Миңнеханов Каравон рус халык бәйрәме белән котлады
Лаеш районының Рус Никольское авылында җәмәгатьчелек тырышлыгы белән яңадан торгызылган Каравон берничә дистә ел эчендә үзенең элеккеге шөһрәтен кайтаруга иреште.