Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 76 яңа очрагы расланган

Барлык яңа очраклар авыру кешеләр белән элемтәдә булучылар.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусын йоктыруның 76 яңа очрагы расланган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Барлык яңа очраклар авыру белән элемтәдә булучы кешеләрдә ачыкланган. 20 кеше хастаханәдә ята. 56 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел һәм симптомсыз формасы күзәтелә.

Иң күп авыручыларг 30-50 яшь аралыгында (31 кеше). 15 кеше 50-60 яшь аралыгында, 14 кеше 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге төркемгә керә.

Казанда коронавирус белән авыручы 37 кеше, Чаллыда 15 кеше, Түбән Камада 5 кеше теркәлгән. Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнарында өчәр очрак, Әтнәдә ике очрак, Аксубай, Апас, Арча, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Спас һәм Тукай районнарында берәр очрак расланган.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирусның 2697 очрагы теркәлгән. 1825 кеше дәваланып терелгән, 127 кеше кичә хастаханәдән чыккан.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X