24 июль 2016 яңалыклары
-
94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны быел «Нечкәбил» конкурсында катнаша
Чирмешән районы Саминовка авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны 94 яшьлек Прасковья Иванова «Нечкәбил» республика конкурсында район данын яклый.
-
Татар эстрадасының иң бай һәм иң “текә” буйдак егетләре [+фото]
Бу юлы өйләнмәгән җырчы егетләрне барларга булдык. Кемнәр алар?.. Йөргән кызлары бармы-юкмы?.. Ирешкән дәрәҗәләре?.. Нинди байлыклары бар?.. Нинди хатын эзлиләр?..
-
Казанда яшәүче бер ханым, бозым кайтарам дип, 43 мең сум акчасыннан колак каккан
Башкалабызның Яңа Савин районында билгесез хатын-кыз, алдау юлы белән, 30 яшьлек ханымның 43 мең сум акчасын үзләштергән. Зыян күрүчегә ул бозым кайтаруда ярдәм итәргә ышандырган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
-
Казанда бер мотоциклчы берьюлы өч машина белән бәрелешкән [+фото]
Юл-транспорт һәлакәте Воровский урамында күпер тирәсендә килеп чыккан. Казан мотоберләшмәсенең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, һәлакәткә очраган мотоцикл теркәлмәгән дә, дәүләт номерлары да юк. Мотоциклчыны ашыгыч ярдәм машинасы белән шәһәрнең 7нче хастаханәсенә алып киткәннәр.
-
Зөлфәт Зиннуров “Башваткыч”ны кибеткә алмаштырган? [+фото]
Биектау районының Озерный бистәсендәге кибеткә туктадык. Керсәм, Зөлфәт Зиннуров басып тора. Исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашкач кына белдем: бу кибетне Зөлфәт арендага алган икән! Инде икенче елын эшли. Бүген исә Казаннан товар алып кайткан.
-
Язучы Гөлсинә Галимуллинаның Бельгия, Франция, Испаниядә яшәүче татарлар белән иҗади очрашулары дәвам итә [фоторепортаж]
-
Моннан бер атна элек югалган хатын-кыз табылган
Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә яшәүче 37 яшьлек ханым бер атна элек дус кызының өеннән чыгып китә һәм әнисе йортына кайтмый. Телефоннан шалтыратуларга да җавап бирми. Туганнарына полициягә гариза язудан башка чара калмый. Гаммәви мәгълүмат чараларында аның югалуы хакында хәбәр пәйда булып, социаль челтәрләргә таралгач, ханым искәрмәстән өенә кайтып...