Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар эстрадасының иң бай һәм иң “текә” буйдак егетләре [+фото]

Бу юлы өйләнмәгән җырчы егетләрне барларга булдык. Кемнәр алар?.. Йөргән кызлары бармы-юкмы?.. Ирешкән дәрәҗәләре?.. Нинди байлыклары бар?.. Нинди хатын эзлиләр?..

Ришат Төхвәтуллин
Ришатка 27 яшь. Якын арада өйләнергә теләге бар. Әмма әлегә йөргән кызы юк. Гаилә корырга әзер. Булачак хатынын күңел байлыгына карап сайлаячак. Җырчының әлегә фатиры юк. Төзелә. "Тойота Лэнд Крузер Прадо"да йөри. Репертуарындагы "Аккошлар мәхәббәте" җырын булачак хатынына туры китереп яздырткан. Шушы җырны тыңлаган кеше Ришатның әйтергә теләгән сүзен аңлаячак. Җырчының әти-әнисе дә бик үрнәк гаилә, яратышып яшиләр. Ришат сөйгән ярын әнисенә охшатып эзләргә тели. "Бер һәм гомерлек булсын өчен өйләнергә телим. Гаилә - изге нәрсә", - ди Ришат Төхвәтуллин.
Ришат Төхвәтуллин
Ришатка 27 яшь. Якын арада өйләнергә теләге бар. Әмма әлегә йөргән кызы юк. Гаилә корырга әзер. Булачак хатынын күңел байлыгына карап сайлаячак. Җырчының әлегә фатиры юк. Төзелә. "Тойота Лэнд Крузер Прадо"да йөри. Репертуарындагы "Аккошлар мәхәббәте" җырын булачак хатынына туры китереп яздырткан. Шушы җырны тыңлаган кеше Ришатның әйтергә теләгән сүзен аңлаячак. Җырчының әти-әнисе дә бик үрнәк гаилә, яратышып яшиләр. Ришат сөйгән ярын әнисенә охшатып эзләргә тели. "Бер һәм гомерлек булсын өчен өйләнергә телим. Гаилә - изге нәрсә", - ди Ришат Төхвәтуллин.
Айдар Әгъләмов ("Казан егетләре")
Айдарга 29 яшь. Йөргән кызлары күп булган. Яшерми. Әмма туйга кадәр барып җитә алмаган. Хәзер тулаем иҗатка бирелгән. Җырчы Гөлназ Батталова белән бер ел очрашып йөргән. Аңа булган хисләре әле дә сүрелеп бетмәгән. Әмма алар дуслар гына булып калган. Бүгенге көндә дә аралашып торалар. Хәзерге вакытта йөрәге ирекле. Теләсә кайсы секундта гашыйк булырга әзер. "Иртәгә үк гаилә кора алам", - ди җырчы.
Ленар Сәйфиев
Ленарга 29 яшь. Җырдан кала, энергетика белән бәйле бизнес белән шөгыльләнә. Йөргән кызы бар. Яшерми. Казан кызы белән узган елның җәендә ресторанда танышкан. Яраткан кешесе косметолог булып эшли. Бер ел очрашып йөриләр икән. Ленар әйтүенчә, йөргән кызы әнисенә бик охшаган. Аның кебек тырыш, җитез, көчле холыклы икән. Ленар тиздән аның кулын сорарга теләвен әйтте. "Балаларны бик яратам. Тизрәк гаилә корып, балалар үстерергә телим", - диде ул.
Мөнир Рахмаев
Быел ноябрь аенда татар эстрадасының энерджайзерына 28 яшь тула. Моннан берничә ел элек Казан кызы Әдилә белән никах укыткан иде. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында җырчы яраткан кешесе белән аерылды. Хәзерге вакытта йөргән кызы яки өйләнергә теләве турында берни җавап бирми. Күп вакытын иҗатка багышлый.
Радик Юльякшин
Радикка 27 яшь. Йөргән кызы юк. Әлегә өйләнү турында уйларга вакыт таба алмый. Бөтен җаны-тәне белән иҗатка чумган. "Продюсерлык эше белән шөгыльләнә башлагач, хатыным булачак. Аллаһы Тәгалә күпме бала бирсә, шул кадәр үстерергә телим", - ди Радик. Җырчының тискәре яклары да әз түгел. Әмма "болар турында әйтмим", ди ул.
Илназ Гарипов
Илназга 28 яшь. Йөргән кызым юк, ди. 30 яшендә өйләнергә җыена. "Әгәр булачак хатынымны яратсам, нинди булса да ярый", - ди. Аның белән беренче очрашуны авылда, елга буенда оештырырга тели. Авыл табигатенә чакырып, шашлык ясап шатландырасы килә, ди. Җырчы өчен авыл яки шәһәр кызы булуы мөһим түгел. Иң мөһиме -чиста күңелле, уңган хуҗабикә булсын, ди. Илназ балалар яратуын да әйтеп узды. Җырчы бүген "Шоу-студия Илназ" компаниясенең директоры һәм "Лексус RX330" машинасы хуҗасы. Ә фатирга әле тырышасы бар, ди җырчы.
Эльза ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев